16+

Сарымсакны ничек сакларга?

Бакчаларда сарымсак өлгерде. Башлары эре һәм шактый тыгыз күренә. Кайберләренең тышчасы шикле саргылтсу төскә кергән. Тиз арада эшкәртү чарасын күреп өлгермәсәк, череп харап булырга да күп сорамаслар.

Сарымсакны ничек сакларга?

Бакчаларда сарымсак өлгерде. Башлары эре һәм шактый тыгыз күренә. Кайберләренең тышчасы шикле саргылтсу төскә кергән. Тиз арада эшкәртү чарасын күреп өлгермәсәк, череп харап булырга да күп сорамаслар.

Сарымсакларны җирдән саклык белән казып алып, түтәлдә беркадәр кипшендергәч, сабагын кисмичә генә, җыйнак көлтәләргә бәйләп, кояш төшми, җил йөри торган ышык урынга тезеп асып куябыз. Бу вакытта сарымсакның сабагындагы туклыклы матдәләре суганчасына күчеп, башлары сизелерлек зурая, ныгый, исән-имин кыш чыгарга әзерләнеп бетә. Бер айдан соң кипкән сабакларын кисеп ташлыйбыз. Башларының иң әйбәтләрен октябрьдә бүлгәләп утырту өчен аерып алып, кәгазь капчыкка тутырып куябыз. Шәхсән үзем ел саен биш йөз данә сарымсак утыртып калдырам. Ашарга да,  күчтәнәчкә дә җитә, сатарга да кала. “Һава бүлбеләре”ндә өлгергән вак орлыкларын чәчеп, утырту материалын әледән-әле яңартам.Узган көздә орлыгын чәчеп калдырып, җәй дәвамында тәрбияләп үстергәч, шактый матур булып өлгергән бер тешле, түгәрәк яшь сарымсакларымны бакча җиләге үсентеләре араларына, карлыган куагы тирәләренә, теплицаларымның эчке ян-якларына, төрле түтәлләрнең баш-башларына утраучыклар ясап утыртып чыгам. Аларның көчле исле фитонцидлары ярдәмендә үсемлекләрне җәй буена корткычлардан, зарарлы гөмбәчекләрдән саклау чарасын күрәм. Эреләрен, сортлыларын тешчекләргә бүлгәләп аерым түтәлләрдә үстерү отышлырак дип саныйм. 

Сарымсакларны саклауның берничә төрле ысулын кулланам. Узган елда вагракларын юып, кабыгын салдырып, махсус электр киптергечендә киптереп, кофетарткычта ваклатып банкага тутырып куйган идем. Аш-су әзерләгәндә кулланырга бик җайлы булды. Бер өлешен 3 литрлы пыяла банкада сакладым. Савыт эченә учлап тоз салгач, өстенә сарымсак тутырдым, банка авызына тоздан бушаган калын кәгазь каплап, өстеннән резинка тарттырып куйдым.Бер танышым сарымсакларын дүрт-биш кат гәҗиткә төреп, кухня өстәле эченә куя. Икенче уңыш өлгергәнче бик яхшы сакланалар, дип әйтә. Былтыр кызыксынып, Интернеттан күргәнчә дә эшләп карадым. Сарымсакларның бер өлешен юып, тешчекләрен тышчасыннан чистартып, ярты литрлы банкаларга тутырып, өстенә шау кайнар су коеп, 1 аш кашыгы сыек бал салып, лимон кисәкләре өстәп, капрон капкач ябып суыткычка куйган идем. Кухня шкафындагысы да бик әйбәт сакланды.

Югары Ослан районында Рус Мәмәтхуҗасы мәктәбе директоры булып эшләгәндә, күршебездә яшәгән Александра түтидән сарымсакны саклауның тагын бер үзенчәлекле ысулын өйрәнеп калган идем. Ул сарымсакларын төптән үк кисеп алып, чишмә суында яхшылап юганнан соң, тышкы кабыкларын гына салдырып, кояшта әйбәтләп киптереп ала иде. Өч литрлы пыяла банкага тыгызлап тутыргач, шау кайнар су коеп, суынганчы тотуы истә. Ул суны түгеп, 1 л кайнап торган суга 2 аш кашыгы эре тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы 9 процентлы уксус, унышар бөртек кар борыч, канәфер, бер бал кашыгы укроп орлыклары, 3-4 лавр яфрагы салып кайнатып чыгаргач, тозлыкны сарымсакларның өстенә коеп, борып ябыла торган тимер капкач белән ябып, савытларын төреп суыткач, салкынча идән астына төшереп куя торган иде. Аларның өстәленнән ел әйләнәсе сарымсак төшмәде. “Безгә грипп нипачум, салкын тиеп чирләгәнебез юк. Маринадланган сарымсакны иртән эшкә киткәндә, кичен кеше арасына чыкканда курыкмыйча ашарга була.Эшкәрткәч, аның көчле исе калмый, ачысы кими, ә файдалы үзлекләре саклана. Башкалардан чир йоктырып кайтмау өчен бер дигән саклану чарасы”, – дип, рәхәтләнеп ашаулары исемдә калган. 

Интернеттагы бер видеоязмада сарымсакны әчетеп тозлап саклау – “квашение” алымын күрсәттеләр. Хуҗабикәнең сөйләп аңлатуынча, сарымсакларның сабагын кисеп, тышкы юка кабыкларын гына салдырып, әйбәтләп юып киптергәч, башын өлешләргә бүлгәләмичә, тешчекләренең тышчасын салдырмыйча пыяла банкаларга тыгызлап тутырырга кирәк. Бер литр суга өяләмә ике аш кашыгы эре тоз салып болгатып, тозлыкны сарымсаклар өстенә коябыз. Савытны капрон капкач белән каплап, әчетергә тышка чыгарып куябыз. Тозлыгы кимесә, даими өстәп торабыз. 45 көннән соң, иске тозлыкны түгеп, шундый ук составтагы яңасын салабыз. Банкаларны караңгы урынга кертеп куябыз. Идән астында базда саклау мөмкинлеге булмаса, бүлмә температурасында да ел буе бик әйбәт саклана, дип сөйләде хуҗабикә.

Сарымсакның суын сыгып, тамчылап суга, сөткә салып эчүчеләр бар. Тешчеген чәйнәмичә генә йотып җибәреп дәваланучылар турында укыганым булды. Ярты дөньяны буйсындырган гаярь полководец Чынгыз хан, хәрби походлары вакытында сугышчыларына көн саен сарымсак ашатып, аларны йогышлы чирләргә дучар булудан саклап калган, дип язганнар. Сарымсакның файдасы бәяләп бетергесе булуына шигем юк. Без аның яшел укларын да әрәм итмибез. Маринадлыйбыз, салатларга, беренче, икенче ашларга турап салбыз. 

Кышка саклауга куйганда кайсы ысулны куллансак та, сәламәтлек өчен бик файдалы, кан тамырларын чистартучы, бавырга, йөрәккә файдалы, вирусларга, зарарлы бактерияләргә каршы тора, паразитларны куып чыгара, кайберләрен юк итә ала торган бер дигән табигый антисептик - сарымсак ел әйләнәсе рационыбызны төрләндерсен, табыныбызны баетсын, үзебезне сихәтләндерсен дигән теләктә калам.

Хәмидә Гарипова. 

Фото: Дилбәр Гарифуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading