16+

Илдар Халиков: «Россияне дә, Татарстанны да тырыш хезмәтебез күтәрә»

Казан Ратушасында кичә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Илдар Халиков: «Россияне дә, Татарстанны да тырыш хезмәтебез күтәрә»

Казан Ратушасында кичә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

- Татарстан Президенты исеменнән, шулай ук шәхсән котлауларымны кабул итеп алыгыз, - дип башлады үзенең чыгышын Республиканың премьер-министры Илдар Халиков. - Бәйге уникенче ел рәттән оештырыла. Быел 192 предприятие-­җитештерүче 443 төрдәге продукциясен тәкъдим итте, шулардан 126 лауреат билгеләнде.

Республика конкурсында җиңгән 170 товар һәм хезмәт күрсәтү «Россиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесенә куелды. Анда да безнең товарларның җитмеше лауреат исеме алды, туксан тугызы дипломнарга ия булды.

- Конкурста кече һәм урта бизнес вә­килләренең елдан-ел активрак катнаша барулары уңай күренеш, быел алар 40 процентны тәшкил итә, - дип хуплап сөйләде Илдар Халиков. - 2004 елдан башлап ел саен үткәрелүче «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы җирле предприятиеләрдә көндәшлеккә сә­ләтле продукция җитештерергә омтылыш уята, үз товарларын эчке һәм тышкы базарга максатчанрак чыгару теләген ныгыта. Сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция җитештереп, сез Россияне дә, Татарстанны да күтәрәсез.

«Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе»нең генераль директоры Алексей Пахомов та республика предприятиеләре арасында үткәрелүче конкурсның зур әһәмиятен басым ясап әйтеп үтте.

- Иң беренче чиратта -сыйфат, шул вакытта гына көндәшлектә сынатмаска була, - ди «Татспиртпром» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов.
- Безнең завод елны шактый уңышлы тәмамлап килә. Медицина тармагы өчен махсуслаштырылган суыткычлар җитештерүне киңәйтә барабыз. Киләсе елга да ниятләребез зурдан, коллектив тәҗрибәле, - ди Яшел Үзән шәһәрендәге Серго исемендәге заводның генераль директоры Радик Хәсәнов.

Җиңүчеләр арасында танылган предприятиеләр: «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО», «Казан органик синтез», «Түбән Кама нефтехим», Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге заводы, Казан вертолет заводы, «ПОЗиС», «Түбән Кама шин», «Татспиртпром», Алабуга шәһәренең автомобильләр заводы, Казан компрессорлар заводы, «Елховнефть».

Казанның халык сәнгате промыселлары техникумы студентлары ясаган курчак­лар һәм сувенирлар халы­кара күргәзмәләргә куярлык. Әлмәт шәһәрендәге «Алсу» фабрикасында бәйләнгән оекбашлар арасында татарчасы - «Яңа ел белән!» дигән язулысы да бар. Бу сүзләргә Татарстан предприятиеләренә «Яңа елда да уңышлар һәм җиңүләр юлдаш булсын!» дип өстисе генә кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading