Шәһри Казан

Илдар Нәҗмиев: «Сатып алучылар, кәбестәләрегез гел чиста, ничек сакладыгыз, дип гаҗәпләнә»

Яшел Үзән районының Яке авылы яклары кәбестә үстерүчеләре белән данлыклы.

Элек монда яшелчә совхозы уңышлы эшләп килгән, авыл халкының күбесе шунда хезмәт иткән. Тик 2010 елларда совхоз таркалгач, эшсез калган кеше нишләргә белмичә, яшелчәне үз бакчасында үстерә башлаган. Илдар абый Нәҗмиев та шундыйларның берсе. Яшелчә бакчасында тракторда эшләгән булган ул. Кәбестә үстерә башлаганнарына 10 еллап икән инде.
Н әҗмиевлар быел 30 сотый җиргә 7 мең төптән артык кәбестә чәчкән. Сорты да яхшы, Голландия­дән кайтартылган, кышка түзем, тоз­лар өчен дә әйбәт. «Кәбестәне хәзер сатуы җиңел түгел, Чувашия, Мари Эл якларында күпләп үстерүчеләр җитәрлек, алар алып килә, күмәртәләп сатучылар очрый, бәясе арзан. Кәбестәнең килосы базарда уртача 15 сум тирәсе тора. Күп очракта тозлап тәкъдим итәргә туры килә», – ди Илдар абый.

Сатуы гына түгел, үстерүе дә авыр кәбестәне. Шуңа да авылда күп кеше кәбестә «бизнесы»ннан баш тарта башлаган. Тик Эльмира апа белән Илдар абый Нәҗмивлар өчен бу – кәсеп итүдән тыш, яраткан шөгыль дә. «Рәт-рәт тезелеп киткән кәбестә басуы карап торырга да матур бит», – ди үзләре, елмаеп.

Кәбестәне саклау да бер газап. Бәрәңге янында сакларга ярамый, артык коры урын да киңәш ителми, идән астына куйсаң – чери. Нәҗмиевлар аны базда, кишер, чөгендер белән бергә саклый. «Сатып алучылар, кәбестәләрегез гел чиста, ничек сакладыгыз, дип гаҗәпләнә. Нәрсәсенә аптырыйсың, чери башлаган, пычранган кабыгыннан әрчисең дә, матурлана инде ул, ә кабык­ларын хайваннарга ашатабыз, авыл җирендә мал-туар асрамыйча булмый», – ди Илдар абый.

Яшелчә, җиләк-җимеш өчен быел шартлар уңайлы булды, шөкер, барысы да ишелеп уңды. Нәҗмиевлар да быел 7 меңгә якын баш кәбестә җыеп алган.
Корттан саклау, чүбен утау, суын сиптерү... Кәбестә үстерүнең үз мәшәкатьләре. Ярый Эльмира апа белән Илдар абыйның өч баласы кечкенәдән эш яратып үскән. Алар – төп ярдәмчеләре. Туганнары да һәрчак булышырга әзер. «Бердәм булмасак, моның кадәр эшне башкарып чыгып булмас та иде», – ди Нәҗмиевлар.

Реклама

Кәбестәнең файдасы
 
Кәбестә элек заманда медицинада алыштыргысыз булып саналган. Бүген дә бу яшелчәне халык медицинасында еш кулланалар.

Кәбестә йокысызлыктан дәвалый, баш авыртканда кулланыла.

Рак күзәнәкләрен үтерә, эчәклекләрне чистарта дип санала.

Тозлаган кәбестә күңел болганганда яхшы, аппетитны ача.
 
Кәбестәнең зыяны

Калкансыман биз авырулары күзәтелгәндә, ашказаны җәрәхәте булганда, кәбестәне чама белән генә ашарга киңәш ителә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: