16+

Җиләкле җәй

Бу көннәрдә халык авызында бер генә сүз: җиләк өлгермәгәнме, җиләккә кайтабызмы? Җир җиләге, гадәттә, июнь ахырына күренә башлый. Май аеннан бирле көннәр эссе торгач, быел җиләкләр иртәрәк пеште.

Җиләкле җәй

Бу көннәрдә халык авызында бер генә сүз: җиләк өлгермәгәнме, җиләккә кайтабызмы? Җир җиләге, гадәттә, июнь ахырына күренә башлый. Май аеннан бирле көннәр эссе торгач, быел җиләкләр иртәрәк пеште.

Җиләк җыярга яратмаган кеше бармы икән ул? Җиләккә барам дип, киченнән үк ниятләп куясың. Иртән иртүк чыклы үләннәргә бата-бата син инде җиләк күзлисең. Башта берәм-берәм булып кына күзгә чалынган җиләкләрдән шул арада үзең белән алып килгән савытың да тулып куя. Җыелган арада кайберләре «кызыл сандык»ка да озатыла баргач, баллы җиләктән тәмам күңелең була. Аның хуш исенә исереп күпмедер вакыт утырып та торасың әле. Ә җиләк сине һаман җибәрми... Алай гына да түгел, йокларга яткач та күз алдыңнан китми аптырата әле ул...
Һәр авылның үз җиләк җыю осталары бар. Син җиләккә җыенган арада алар инде бөтен җиләкле урыннарны айкап кайткан була. Җиләкле урынның кайда икәнен сиңа беркайчан да әйтмәячәкләр, язылмаган законнар буенча җиләклек аларныкы гына. Мондый тәртип бигрәк тә җиләк җыеп сатучылар арасында күзәтелә.
Мамадыш районының Югары Яке авылыннан елның елында җиләк җыеп сату эше белән шөгыльләнгән Тәнзилә апа Гатауллина да, әнә, җиләге бар, сатуы гына кыен, ди. Көндәшләр дә йоклап ятмый бит, җиләкле урынны эзләп, 15-20 чакрым ераклыктагы аланнарга кадәр баралар. Тәнзилә ападан без җиләк уңышы турында да сораштык.
- Җиләк күп булырга охшаган. Яңгырларга кадәр бер генә көн барып өлгердем, - диде ул.
Җиләкнең бәяләренә килгәндә, каен җиләгенең бер майонез чиләге 400 сум, биш литрлы чиләге 2000 сум тора икән. Җир җиләгенең биш литрлы чиләге исә 700 сум.
- Җиләк чыга гына башлаганда кыйммәт була. Аннары акрынлап бәясе төшә башлый, - ди җиләк җыюда 12 ел стажы булган Тәнзилә апа.
Аның әйтүенчә, колхоз беткәннән бирле авыл халкы, акчасы булсын дип, җиләк җыеп сату эше белән шөгыльләнә башлаган. Иренмәгәндә, бер сезонга 60ар мең сум акча эшләп була икән. Гаиләң белән эшләсәң, бу саннар бермә-бер артып китә, ди җиләкче.
Сатып алучылар җиләк бәяләрен күпсенсә дә, эссе кояш астында черкидән талата-талата чиләкне тутыру ансат түгел. Үзең өчен бер кат җиләккә барып кайту ул бәйрәм генә. Ә менә син аны атналар буе җыеп кара әле. Тәнзилә апа әйтмешли, җиләк сезоны бер генә, җиләк җыеп калырга ашыгырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading