16+

Илкүләм проектлар советы президиумы составына Рөстәм Миңнеханов та кергән

Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы, шулай ук аның президиумы составы яңартылды.

Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы, шулай ук аның президиумы составы яңартылды.

Аның составына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та керде. Россия Президенты Владимир Путинның указында шулай диелгән. Аның нигезендә совет һәм президиум составына үзгәрешләр кертелгән. Документ Хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы составын һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составын расларга», - диелә указда.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин — совет президиумы рәисе, беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин аның урынбасарлары итеп билгеләнде.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading