16+

Илсур Метшин: «Бакчалар 1 сентябрьгә тапшырылырга тиеш!»

Казанда федераль һәм республика чыганакларына берьюлы 30 бакча төзелеше бара. Аларны 1 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелган.

Илсур Метшин: «Бакчалар 1 сентябрьгә тапшырылырга тиеш!»

Казанда федераль һәм республика чыганакларына берьюлы 30 бакча төзелеше бара. Аларны 1 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелган.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов: «Сибгать Хәким белән Бондаренко урамнары киселешендәге, шулай ук Симонов белән Минск урамнарындагы балалар бакчалары инде бер-ике атнадан файдалануга тапшырылачак», - дип хәбәр итте.
Яңа төзелешләрдән тыш, 15 бакчада ярдәмчел бүлмәләрне үзгәртеп кору эшләре үткәрелә. Нәтиҗәдә, 300 сабыйга өстәмә урын барлыкка киләчәк.
Вознесенское бистәсендәге Нардуган урамындагы, башкаланың Тыныч, Чәчәк, Айтманов һәм Гаврилов урамнарындагы, Р.Зорге - Габишев урамнары киселешендәге бакча биналары төзелеше графиктан узып башкарыла. Урман Аръягы, Отары бистәләрендәге, 2 нче Көньяк-Көнбатыш, Әмирхан - Четаев, Батыршин, Г.Кутуй, Мәүлетов - Сыртланова, Җиңү проспекты - Р.Зорге, Һади Такташ, Чкалов, Глушко урамнарындагы, Азино-1 микрорайонындагы, Петровский, Кече Клыки торак җирлекләрендәге, Роторная һәм Тверь урамнарындагы бакчалар төзелешендә график саклана.
- «Бәрәкәт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан төзелүче Четаев урамындагы, Чапаев белән Максимов урамнары киселешендәге бакчаларда һәм Кадыш бистәсендә «Трансстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эш алып барган бакчада графиктан 2 атнага артка калына. Төзелешнең берсендә подрядчы инде алмаштырылды. Калган ике участокта да эш җанландырылмаса, шундый ук чара күреләчәк, - дип кисәтте Азат Нигъмәтҗанов.
Бу нисбәттән, мэр Илсур Метшин: «Бакчалар төзелешендә акрын эшләүчеләрне, түземлелеккә тәҗрибә үткәреп тормастан, куалап җибәрергә кирәк. Җәй ул бик тиз узып китә, ә бакчалар 1 сентябрьгә тапшырылырга тиеш. Моны ата-аналар көтә», - дип, таләпчән булырга чакырды.
Казанда быелның 1 сентябренә янә 4620 сабыйны бакча урыны белән тәэмин итү планлаштырылган. Жуковка урамындагы элеккеге бакча бинасы да, капиталь төзекләндерелеп, кабаттан сабыйлар карамагына кайтарылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading