Ни өчен чыршы, нигә имән, каен, юкә яки миләш түгел? Борынгы халыкларда төрле әйберләргә, шул исәптән, агачларга да табыну булган. Өйгә чыршы кую христиан дине белән бәйле йола. Урта гасырларда ул Германиядә башлангыч алган. Апостол Банифаций кайбер мәҗүсиләр (язычники) табынган Тору - яшен алласын изгеләштергән имән агачын кисеп аударган. Имән ауганда башка агачларны сындырган, ә чыршы басып калган. Христиан динен таратучы апостол Банифаций: ”Чыршы - Христос агачы”, - дигән. Шул ук Германиядә урманчы урманда адашкан бер кечкенә малайны Рождество көнендә өенә алып кайткан. Иртән теге малай юкка чыккан, ләкин, ишек төбендә кечкенә чыршы калдырган. Имеш, Христос үзе малай кыяфәтенә кергән булган, якты йөз күрсәткәне өчен немец гаиләсенә чыршы бүләк итеп калдырган.
Чыршы очына йолдыз беркетү гадәте немец-протестант Мартин Лютердан килә. Төнлә урамда барганда, аңа йолдызлар чыршы агачлары очына эленеп торган кебек тоелган. Өенә кайткач, Христос туганда кабынган Вифлеем йолдызы (алты очлы) ясап, чыршы очына куйган.
Петр I патша 1699 елда вакытны Христос туган көннән исәпли башлауга күчү турында Указ чыгарган. Борынгы Русьта яңа ел 1 гыйнвардан түгел, ә 1 сентябрьдән исәпләнгән булган. Петр I Европа үрнәгендә өйләрне Рождество бәйрәменә чыршы агачлары яки ботаклары белән бизәргә боерган. Петр патша үлгәч, бу гадәт беткән. Император Николай I хатыны немка Александра Федоровна өйләрне чыршы белән бизәүне янә гадәткә керткән.
Россиядә 1917 елдагы Октябрь социалистик революциясеннән соң, өйгә чыршы кую тагын туктатылган. Чыршы куюны - дини йола, буржуйлар бәйрәме, дип бәяләгән большевиклар. Партия эшлеклесе Павел Постышев 1935 елда “Правда” газетасында яңа елны каршылаганда өйгә чыршы куюны хуплап мәкалә бастыргач, өзелгән традиция кабат яңарган. Чыршы очына Вифлеем йолдызы түгел, ә биш очлы йолдыз - Совет символы куела башлаган. СССР заманнарында Чыршы бәйрәменең асылы - Христос туган көн белән бәйле булуы әйтелмәде. Гарәп-мөселман илләрендә чыршы бизәү гадәте, гомумән, юк.
Комментарийлар