16+

Илсур Метшин: «Фатирларны бирә башларга вакыт»

Казан мэры социаль ипотека алымы белән төзелгән йортлардан фатирлар бирә башлауны тизләтергә боерды.

Илсур Метшин: «Фатирларны бирә башларга вакыт»

Казан мэры социаль ипотека алымы белән төзелгән йортлардан фатирлар бирә башлауны тизләтергә боерды.

5 сентябрьдә мэр Илсур Метшин Идел буе районының Әмәт асты урамында төзелүче йортлардагы эшләрнең торышын тикшереп чыкты. Биредә социаль ипотека буенча 4 йорт торгызыла, алар 987 фатирга исәпләнгән. Хәзергә 4 нче төзелеш санлы йортта гына төзү һәм эчке бизәү-агарту эшләре тәмамланган. Аны октябрь аенда файдалануга тапшыру ниятләнелә. Калган объектларда төзелеш төрле этапта: катларга бетон түшәү, кирпечтән диварлар күтәрү, диварга измә сылау эшләре бара. Комплекстагы торак мәйдан 60 мең квадрат метрны тәшкил итә. «Казаньцентрстрой» ААҖ генераль директоры Ринат Сафин искәрткәнчә, мондый зур мәйданнарга инженерлык челтәре сузу шактый вакыт сорый һәм ул йортларны тапшыру вакытына да тискәре тәэсир ясаячак.
Төзүчеләр алдында торак комплекс территориясен төзекләндерү, паркинг төзү, яңгыр-кар сулары агу канализациясен эшләү, агачлар утырту һәм балалар мәйданчыгы җиһазлау бурычы тора. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов әйткәнчә, хәзер торак комплекска керү-чыгу юллары, җәяүлеләр кичүе булдыру мәсьәләләре хәл ителә.
Илсур Метшин паркинг мәсьәләсе белән аерым кызыксынды. Азат Нигъмәтҗанов аңлатканча, проектта 280 урынга җир асты паркингы эшләү каралган. Моннан тыш, җир өстендә дә автомәйданчык булачак. Ләкин әлегә паркингны төзергә алыначак подрядчы оешма ачыкланмаган, чыгымнар сметасы да тәгаенләүне сорый.
Мэр Илсур Метшин: «1 меңгә якын фатирлы торак комплексны паркингсыз төзү - бу яңа йортларга күченүчеләрне белә торып газапка салу. Паркинг булмау яңа төзелгән Тихомирнов урамы юлына да яный, чөнки кешеләр машиналарын шунда куячаклар. Торакны, шул исәптән социаль ипотека йортларын паркингсыз тапшырырга ярамый», - дип кисәтте.
Социаль ипотека алымы белән төзелүче башка йортларның бишесе югары әзерлектә. Болар: Бирюзовая урамындагы 2 нче, Колыма урамындагы 1 нче һәм 2 нче төзелеш санлы, шулай ук Горсовет урамында 45 фатирга һәм Һ.Такташ урамында 80 фатирга исәпләнгән йортлар. Привокзальная урамындагы һәм Оренбург трактындагы 1 нче һәм 2 нче йортлар Универсиада вакытында волонтерларга аппарт-отель сыйфатында хезмәт күрсәткән булган. Хәзер әлеге йортлардан җиһазлар чыгарыла, территория төзекләндерелә.
Мэр Илсур Метшин: «Универсиада узды, йортларны файдалануга тапшырырга, кешеләргә фатирларын бирә башларга бик вакыт», - дип, эшләрне нык тизләтергә боерды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading