16+

Илсур Метшин Казан мэры итеп сайланды

Бүген Казан Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 1нче сессиясе булды.

Илсур Метшин Казан мэры итеп сайланды

Бүген Казан Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 1нче сессиясе булды.

- Гамәлдәге мэр буларак, сессияне ачык дип белдерәм. Яңа сайланган депутатлар халык ышанычын аклар, шәһәргә хезмәт куяр, - диде Илсур Метшин. Ул хәбәр иткәнчә, шәһәр Думасында депутат Надир Хәйруллин җитәкчелегендә "Бердәм Россия", депутат Раушания Билгилдеева җитәкчелегендә "Справедливая Россия" һәм Алексей Серов җитәкчелегендә КПРФ сәяси партияләре фракцияләре оешкан.

Казан шәһәре үзәк сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев ирештергән мәгълүматларга караганда, шәһәр Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" - 76, КПРФ - 11, "Справедливая Россия" - 7 һәм ЛДПР өч проценттан артыграк тавыш җыйган. Бермандатлы сайлау округларында 25 урынга 168 кандидат теркәлгән булган. Думаның яңа составындагы депутатларның 18 проценты - хатын-кызлар.

Сессиядә Казан мэры сайланды. Бу постка "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән - Илсур Метшин, Россия Федерациясе коммунистлар партиясеннән - Алексей Серов, "Справедливая Россия" сәяси партиясеннән Раушания Билгилдеева кандидат итеп күрсәтелде. Алексей Серов үзенең платформасы белән таныштырганда сәнәгать предприятиеләренә игътибарны арттырырга кирәлегенә басым ясады. Раушания Билгилдеева, мэр булып сайланган очракта, азык-төлек һәм даруларның бәяләрен "авызлыкларга" алыначагына ышандырды. Илсур Метшин: "Ун ел элек билгеләнгән бурычлар халык, эшкуарлар, Татарстан җитәкчелеге һәм федераль үзәк теләктәшлегендә башкарып чыгылды. Ун ел элек Казанда башка төбәкләрдән өч процент кына студент белем ала иде, бүген - 25 процент, дөньяның 100 иленнән студентлар Казанда укый. Демография яхшырды, шунлыктан яңа ЗАГС бинасы төзедек, хәтта. "Яшел рекорд" һәм Татарстан Президенты башлангычында парклар һәм скверларны төзекләндерү программаларын гамәлгә ашырабыз. Казанда узган Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты спорт тарихында иң яхшылары дип бәяләнде. Футбол буенча дөнья чемпионатын да шулай ук югары дәрәҗәдә үткәрергә омтылачкыз", - диде. Ул Казан бистәләрендә 220 мең кеше яшәгәнлеген, бистәләрдә юллар, медпунктлар, клублар, балалар бакчалары төзү дәвам итәчәген белдерде.

Сессиягә килгән 46 депутат яшертен тавыш биреп мэр сайлады. Илсур Метшин - 40, Алексей Серов - 3, Раушания Билгилдеева 3 тавыш җыйды. Илсур Метшинның Казан мэры итеп раслануы турындагы карар исә, депутатларның барчасы тарафыннан да хупланды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading