Татарстанда 31 майга кадәр санитар чистарту чаралары бара. Казанда 26 апрельдә гомумшәһәр өмәсе үткәрелә.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, башкалада, матур гадәт буенча, өмәләргә бу язда да 65 мең кеше чыгар дип фаразлана. Коммуналь предприятиеләр, юл төзү-төзекләндерү оешмалары җыештыру эшләре белән инде апрель башыннан ук шөгыльләнә. Ләкин Казан зур, шунлыктан эш һәр кешегә җитәрлек.
Республикада 26 апрельдә «Урман утырту көне» акциясе дә уздырыла. Теләге булган кешеләр Дәрвишләр, Кадыш, Боровое Матюшино бистәләрендә агач утырту чараларында катнаша ала. Казан мэры Илсур Метшин башлангычындагы «Яшел рекорд» проекты да дәвам итә, быел шәһәр урамнарына һәм паркларына янә 50 мең төп агач утыртылачак. Җиңү проспектындагы 35б йорт ишегалдын яшелләндерү буенча 23 апрельдә булган өмәдә Илсур Метшин үзе дә катнашырга өлгерде.
Узган ел Казан урамнарына, чүпләрне төрләренә аерып салу өчен, махсус контейнерлар куелган иде. Быел әлеге контейнерлар ишегалларына күчереләчәк. Европа илләрендәге кебек, без дә чүпләрне төрләренә аерып җыярга өйрәнәбез.
Башкала елдан-ел матурлана бара. Әмма шунысы кызганыч, әле шәһәр янындагы яшеллекләрдә бу язда да 87 урында рөхсәтсез чүплек табылды. Көнкүреш яки төзелеш калдыкларын яшел зоналарга түгүчеләр, ачыкланып, штрафка тартылачаклар.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә санитар чистарту мәсьәләсе тикшерелгәндә мэр Илсур Метшин: «Өмәләр ул искелек калдыгы түгел. Казанның чисталыгы һәм пөхтәлеге, утыртылган агачлар үзебез өчен. Предприятиеләр коллективлары, ВУЗлар студентлары, мәктәпләр укучылары, казанлылар өмәләргә чыксыннар иде! Чүпләр полигоннарга фәкать капланган сыйфатта гына ташылсын. Чүпне япма белән капларга иренгән бер шофер меңнәрчә кеше җыештырган эшне кабат чүпкә әйләндерәчәк», - дип, үз мөнәсәбәтен белдерде.
Өмә көнне идарәче компанияләрнең торактан файдалану участокларыннан (ЖЭУ) эш кораллары алып торырга мөмкин. Шәһәр хакимияте чакыруына кушылып, җыйнаулашып өмәләргә чыгыйк!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар