16+

Илсур Метшин: “Рөхсәт кәгазе тамга өчен генә бирелми”

Казанда 186 төзлешенең рөхсәтсез башкарылуы ачыкланган, шуларның 135 е - законсыз төзелүче, 36 сы - законсыз файдаланылучы күпфатирлы йортлар. Әлеге чәчләр үрә торырлык саннарны шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе җитәкчесе Альберт Салихов игълан итте.

Илсур Метшин: “Рөхсәт кәгазе тамга өчен генә бирелми”

Казанда 186 төзлешенең рөхсәтсез башкарылуы ачыкланган, шуларның 135 е - законсыз төзелүче, 36 сы - законсыз файдаланылучы күпфатирлы йортлар. Әлеге чәчләр үрә торырлык саннарны шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе җитәкчесе Альберт Салихов игълан итте.

Узган ел Казан башкарма комитетының шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе төзелеш эшләре башлауга кагылышлы 1359 гариза караган, нәтиҗәдә, 679ына рөхсәт бирелгән.

Ә инде тикшерү барышында ачыкланган законсыз төзелешләр буенча 59 эш Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә җибәрелгән.
- Казан прокуратурасына - 20, ә судка 33 гариза тапшырылды. Суд карары нигезендә, 32 корылманы сүттерү буенча башкарма эш кузгатылды, - диде Альберт Салихов.

Төзелеш барышында проектны үз белдегеңдә үзгәртергә ярамый. Идарә хезмәткәрләре узган ел төзелеш объектларына 3500 рейд үткәргән. Мәсәлән, Чкалов урамындагы 7а йортына, проектны бозып, тагын бер кат өстәп төзелгән булган. Суд карары нигезендә, әлеге өстәмә кат сүттерелгән.

Мэр Илсур Метшин мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.

- Кризиска карамастан, Казанда төзелеш колачы кимеми, әмма төзелеш тармагында тәртип сакланырга тиеш, - диде шәһәр башлыгы. - Рөхсәтсез рәвештә төзелгән танхаусларга мөнәсәбәт һәрвакыт кырыс булачак. 3-4 катлы танхаусларның төзелеш технологиясе шикле. Аларның фундаменты, түбәсе, янгын куркынычсызлыгы таләпләргә җавап бирәме? Аннан соң кешеләр үлә. Рөхсәтсез төзелгән танхауслар шәһәрнең канализация челтәренә тоташтырылмый. "Адмирал" кебек кызганыч фактлар рөхмәт кәгазьләренең тамга өчен генә бирелмәвен раслый, бу - беренче чиратта кешеләр куркынычсызлыгы.

Аннан килеп, шунысы да бар: рөхсәтсез төзелгән күп фатирлы йортлардан сатып алынган фатирны теркәп тә булмый, димәк, син милеккә хокуксыз. Фатир сатып алырга җыенсагыз, алданмас өчен Казан мэриясенең рәсми сайтын игътибар белән карап чыгу зыян итмәс. Мэрия сайтына рәхсәтсез төзелешләрнең адреслары, аларга карата баручы суд эшләре турында барлык мәгълүмат та куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading