16+

Җимерек йортта гомер итүче 100 яшьлек Рауза Мөхәммәдиева: «Тынычлап яшәргә бирегез!»

«Әбинең килене сезгә барысын да ялганлап сөйләгән, Рауза апа бик начар шартларда тилмереп яши, оныклары пенсия акчасын алып бетерә, әбине генә карамый», – диделәр.

Җимерек йортта гомер итүче 100 яшьлек Рауза Мөхәммәдиева: «Тынычлап яшәргә бирегез!»

«Әбинең килене сезгә барысын да ялганлап сөйләгән, Рауза апа бик начар шартларда тилмереп яши, оныклары пенсия акчасын алып бетерә, әбине генә карамый», – диделәр.

100 яшьлек Рауза Мөхәммәдиева турында күптән түгел генә бер язып чыккан идек инде (№68, 27 июнь, «100 яшьлек Рауза Мөхәммәдиева: «Тагын 100 ел яшәр идем»). Язма укучыларыбызда кызыксыну, шау-шу уятты, аеруча әбинең авылдашларыннан кайтавазлар күп килде. «Әбинең килене сезгә барысын да ялганлап сөйләгән, Рауза апа бик начар шартларда тилмереп яши, оныклары пенсия акчасын алып бетерә, әбине генә карамый», – диделәр. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен йөзьяшәр янына – Кама Тамагы районының Балтач авылына юл тоттык.

Мин белгән Рауза апа

Капка төбенә килеп туктауга исемә төште: 11-12 еллар элек монда килгәнем булды бит минем. Ул чакта Рауза апа редакциягә: «утыным юк», –дип мөрәҗәгать иткән иде. Авыл җирлеге ярдәме белән, әбинең проблемасын хәл итә алган идек. Ә менә яшәү шартлары шул вакыт эчендә бер дә үзгәрмәгән: газ кермәгән, су юк, бәдрәф ролен өйдә пластмасс чиләк үти, өйләре юылмаган. мунчага илтә торган юлдан, ишелеп беткән баскычлардан бер гасыр гомер узган әбигә генә түгел, яшь кешегә дә атларга куркыныч. Өйдә аяк киеме белән йөриләр, телевизорны тавышын кычкыртып карыйлар, урын өстендә ашыйлар.

Шундый шартларда да әбинең 100 яшькә җитә алуына исең китәрлек. Сөбханалла үзе, без килгәндә, чәй эчеп утыра иде. Бер кулында ризыгы булса, икенчесендә – тәсбих. Ул аны беркайчан да кулыннан төшерми. Авылда аны өшкерүче әби буларак та беләләр.
Рауза әби бик зиһенле. Үзе турында язма басылган газетаны да эзләп тапты. «Мине телевизордан күрсәтмәделәрме әле?» – дип тә кызыксынып алды. 100 яшендә булса да, матбугат белән кызыксына, өстәлендә бер кочак газеталар өелеп ята. Китаплары күп. Тормышыннан зарланмый. «Авырганым да юк, дару да эчмим», – ди. Без алып килгән күчтәнәчләргә дога кылгач, «Ашарыма беткән иде әле, шикәрем юк», – дип кенә әйтеп куйды.


– Нигә оныкларыгыз янында яшәмисез? – дип сорадым.
– Алар Казанда, ерак, бармыйм, – ди.
Ике өй аша гына яшәүче Ринат исемле оныгының гаиләсе белән яшәргә теләми. «Аларның йортлары да зур. Бүлмәләре дә әллә ничә. Кермим. Минем «дәү әтием» бар бит»,– ди.
«Дәү әти» дигәне – улы Ирек. Әби аның белән яши. Улына да 77 яшь инде, начар ишетә, начар күрә. Хатыны фаҗигале төстә үлгәч, Владивостоктан өч баласын ияртеп авылга кайткан. Оныкларын Рауза апа тәрбияләп үстергән. Ике оныгы – Юлия белән Эльмирасы – Казанда, Ринаты күршедә генә хатыны Илсөяр, ике баласы белән гомер итә. Алар әбине әни дип йөртәләр.


– Монда да нормально безгә. Мичкә ягам, суны ташыйм, әнине су җылытып, табакка бастырып юындырам. Намаз укый бит ул, көн дә тәһарәт алдырырга кирәк, – дип, сүзгә кушыла Ирек абый.

Берни үзгәрмәгән...

Авыл халкы исә Рауза әбине оныклары үзләренә алмый дигән фикердә.Таякның юан башы авылда яшәүче Ринат абый белән Илсөяр апа гаиләсенә төшә.

Ринат абый белән Илсөяр апа яши торган йорт.

Әбиләрен карамыйлар, акчасын алып яталар, диләр. Без ул хәтлесен белә алмыйбыз, Ирек абый исә: «Әнинең бер тиененә дә кагылганыбыз юк, ул бит үз акылында», – ди. Әби: «Пенсиямне үзем алам. Акча таныйм. Меңәрләп бүлеп куям да оныкларыма бирәм»,– диде.


 
Әбинең ире сугышта һәлак булган. Тол ветеран хатыны буларак, дәүләттән бер тапкыр торак шартларын яхшырту өчен ярдәм алган инде. Ул акчага Кама Тамагыннан йорт сатып алган булганнар. Ләкин әби дә, Ирек абый да анда барып яшәргә теләмәгәннәр. Шуннан соң йортны сатканнар. Әби документ эшләре белән үзе йөри алмагач, оныгы Ринатка ышанычнамә кәгазе рәсмиләштергәннәр. Шуңа да сату-алу эшләре белән ул шөгыльләнгән. Хатыны Илсөяр апа: «Йортны саткач, акчаны тиененә кадәр әбигә алып кайтып бирдек. Аннары ул аны үзе оныкларына бүлеп бирде. Безнең гаиләгә 100 мең сум эләкте. Без күп нәрсәне кредит акчасына алдык», – диде.

Икенче онык Юлия авылга әтисенең туган көнендә генә кайта икән, аның белән элемтәгә керә алмадык. Ә Эльмиралары белән сөйләштек. Ул Казанда – балалар бакчасы мөдире.
– Фатир саткан акчаның кайда икәнен мин белмим. Илсөярләр ул акчага йорт салсалар да, ачу сакламыйм, – диде ул.

Авыл халкына үпкәсе бар барын

– Безне, күченеп кайткач, кечкенәдән килмешәк дип кыерсыттылар. Мин гел укытучым Дилә апага барып елый идем. Бай яшәмәдек. Ярый әле дәү әни булды. Безне прәннектән аермады, эшләргә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтте. Әти кешеләргә телевизор, радио төзәтеп йөри иде. Эчте. Авыл халкы ник шул вакытта, әтиең безгә ярдәм итте, монысы сезгә шуның өчен дип, бер күлмәк булса да китереп бирмәде икән? Әтигә аракы гына бирә белделәр, – дип эчен бушатты Эльмира апа.

Дәү әнисен ел саен Казанга алып китәргә тели икән, тик әбине өйдән чыгарып та булмый, ди.
– Мин 50 яшемнән узсам да, хәзер дә әти белән дәү әнинең сүзеннән чыга алмыйм. Бер генә әйтәләр алар. Без кечкенә чакта өй нинди иде, һаман шул. Идән юа башласаң, әти: «Үле чыкканмы әллә? Ник юасың?» – дип ачулана иде. Тәрәзә пәрдәләрен алыштырып кына китәм, икенче кайтуыма дәү әни аларны алып, шкафка тыгып куйган була. Чөнки аларга чисталык та, матурлык та, уңайлык та кирәк түгел. Ничек күнгәннәр – шулай яши бирәләр. Әти белән дәү әни булмаса, мин ул нигезгә аяк та басмаячакмын, – ди Эльмира апа.

Пенсиясеннән биргән акчаларны үлемтегенә җыеп бара икән. «Дәү әнине кадерләп соңгы юлга озату – безнең бурыч», – ди.
Авылдашларына да үзенең сүзен җиткерүебезне сорады:
– Бер генә теләгем бар: мондый шау-шу куптарып, алар әби белән әтинең гомерен генә кыскартачаклар. Барысына да әби яшенә җитәргә, кадерле картлыкта яшәргә телим. Башка сүзем юк! – диде.

«Алар үзләре шундый»

Авыл халкы белән озак сөйләштек. Урамда да, фелдьшерлык пунктында да. Алар әбигә көн дә ашарга китереп йөргәч, ничек яшәгәннәрен яхшы күрәләр. Тик ничек кенә булмасын, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне берәү дә төгәл күзалламыйдыр, мөгаен. Илсөяр апа бу хәлләрдән нык туйган.

– Ринатка кияүгә чыккач, өч ай тирәсе әби йортында яшәдек. Мине беренче күрүдән үк ошатмады ул. Исемем белән дә дәшми иде, «теге» дип кенә әйтте. Әти эчте, холкы бик авыр. Дәү әни аз күрмәде инде аннан. Минем дә ирем эчте. Шөкер, хәзер ярыйсы гына яши башладык. Авыр чаклар күп булды. Бу хакта авыл халкы белә бит, нигә анысын сөйләмиләр соң? Ник әбинең начар шартларда яшәве хәзер – аңа 100 яшь тулгач кына исләренә төшкән? – дип, күзен яшен сөртте.
Районның социаль яклау бүлегеннән бу гаиләгә хезмәткәр дә билгеләргә теләгән булганнар. Кама Тамагы районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина әйтүенчә, өйне җыештырырга килгән хезмәткәрне әби белән бабай: «Безгә тынычлап яшәргә, тынычлап үләргә ирек бирегез», – дип куып чыгарганнар. Картларны тәрбиягә алу программасы буенча, районда асрамага алынган өлкәннәр бар, әмма Рауза апаны, 100 яшендә булгач, җитмәсә туганнары исән булганда, берәү дә гаиләсенә алырга атлыгып тормый.

– Әбинең яшәү шартларын беләбез. Оныкларына да бу турыда даими әйтеп килдек – нәтиҗә булмады, – ди Гөлназ Сафина.
Рауза Мөхәммәдиеваны 100 яшьлеге белән котлап киткәннән соң, район башлыгы Павел Лоханов та әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушкан. Шуннан соң оныклар үзара җыелышып сөйләшкәннәр. «Әбинең пенсиясен тулысынча оныгы Эльмира исеменә күчертергә булдык», – ди Илсөяр апа. Эльмира дәү әнисе йортындагы тәрәзәләрне алыштырырга җыена. Йорт иске булгач, газ кертү мөмкин түгел, шуңа күрә аны электр белән җылытыла торган итеп көйләргә телиләр. Район башлыгы исә йортны тәртипкә китерү өчен 12 июльгә кадәр вакыт биргән. Әгәр хәл үзгәрешсез калса, әбигә ветеран хатыны буларак торак шартларын яхшырту өчен бирелгән дәүләт ярдәмен максатчан файдаланмаган өчен, оныкларның гамәлен прокуратура тикшерәчәк.
Без бу вакыйгага кабат әйләнеп кайтачакбыз.

Елена СОРОКОВНИНА, Кама Тамагы районы башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары:

– Ветеран хатыны буларак әбигә торак шартларын яхшырту өчен дәүләт ярдәме бирелгән иде. Әмма әби ризалыгы белән, аңа бирелгән йортны сатканнар. Безгә, акчаны әби оныкларына бүлеп бирде, диделәр. Юбилее алдыннан, хатын-кыз буларак, әбинең оныгы Ринатның хатыны Илсөяр белән сөйләштем. Әбине үзегезгә алыгыз, озак гомере калмагандыр, үзегезнең дә ике балагыз бар, олы кешегә карата хөрмәтне алар да күреп үсәрләр, дидем. Илсөяр ризалашты. Район башлыгы чынлап та әбине оныгы өендә котлады. Бик матур итеп табын әзерләгәннәр иде. Әби дә матур киенгән, чиста, пөхтә иде. Тик икенче көнне оныкларында яшәми иде инде. «Әби калырга теләмәде», –диделәр. Рауза апа янына да кереп сөйләштек. Миңа монда уңайлы, авырмыйм да, дару да эчмим, диде. Әби улы белән үзенчә яшәргә өйрәнгән. (РS: өйдә аяк киеме белән йөриләр, телевизорны тавышын кычкыртып карыйлар, урын-өстендә ашыйлар) Бәлки кеше йортында үзләрен уңайсыз хис итәләрдер. Алар социаль хезмәткәр билгеләүгә дә каршы. Оныклары да, кеше гаиләсенә кысылмагыз, барысын да үзебез хәл итәбез, диделәр. 100 яшьлек әбинең элек тә начар шартларда яшәвен белдек, әмма юридик яктан без моның өчен оныкларны җәзага тарта алмыйбыз, кисәтү эшләре алып барырга гына хакыбыз бар. Бу очракта гаиләгә бергә җыелып, барысын да уртага салып сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Бер фикергә килү, кешелеклелек сыйфатларына таяну мөһим. Район хакимияте бу гаиләнең хәлен үз контроленә алды. Хәзер өйне төзекләндерергә җыеналар дип ишеттек. Шулай да әбине оныкларының берсе үзенә яшәргә алса, күпкә җайлырак булыр иде дип уйлыйм.

Люция Закирҗанова, психология фәннәре кандидаты, психолог:

– Карт кешеләр гадәтләнгән тормышларын үзгәртергә яратмыйлар. Шуңа да алар өчен күченү, яшәү урынын алыштыру бик авыр. Үз өендәге һәр нәрсә аларга кадерле, яшьлеген хәтерләтә. Өлкән кешеләр өчен ышанып җитмәү хас. Алар өчен яхшылык эшләргә тырышсак та, өлкәннәр шикләнеп карый. Язма герое да нәкъ менә аны борчыганнарына тынгысызланадыр. Өлкәннәргә тиешле игътибар күрсәтергә кирәк,әлбәттә. Аны хөрмәтләгәнгә әби сөенәчәк кенә. Бары җыештырганда, өйдәге бер әйберне дә урыныннан күчермәскә, бер нәрсәне дә чыгарып атмаска гына кирәк. Өлкәннәрнең психологиясен тоемлау мөһим.

 

Кама Тамагы, Балтач

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X