Шәһри Казан

Җиңүнең 73нче язын каршыладык: ветераннар сафы сирәгәя, «Үлемсез полк»ка кушылучылар саны арта

Татарстаннан 700 меңләп якташыбыз фронтка киткән. Аларның яртысы яу кырында ятып калган.

“Әтиебез Гыйләҗ Садриев сугышка киткәндә без абый белән әле яңа бишектән төшкән балалар идек. Без аны бик зарыгып көттек. Инде Җиңү көне җитеп, солдатлар кайта башлады, ә безнең әти юк. Шул вакытларда әбинең итәгенә сыенып елый идек. Әти 1946 елда гына кайтты. Ул кайткач, мин хәтта шатлыгымннан сулыш ала алмадым. Әтинең орден, медальләр тулы күкрәгенә сырылдым да, озак җибәрми тордым. Хәтерлим әле, абыйга Германиядән ул ирен гармуны алып кайтты, миңа ялтырап торган кайчысын бүләк итте...”

Рузалия ханым Адаева сөйләгән кебек тарих һәр гаиләдә, һәр йортта бар. Бүген Казанның Меңьеллык мәйданына чыккан һәркемнең үз бабасы, әтисе, абыйсы, туганы турында сөйләрлек сүзе булгандыр. Җиңүнең 73нче язы күңел төпләрендә сыкрап торган әнә шул хәтерне тагын яңартты.

Тыл ветераны Миннегали Мәхмүтов Җиңү парадын карарга дип ел саен  мәйданга чыга икән. Быел инде аяклары авыррак йөри, шулай да төшенкелеккә бирелми. Янына килеп исәнләшүем булды, кулыма кояш кебек ялтырап торган нәркис чәчәкләре сузды.

- Бүген сез түгел, мин сезгә чәчәкләр бирергә тиеш бит! – дип ул сузган чәчәкләрне алмыйча аптырап тордым.
- 12 яшемнән эшкә чыктым, балачак булмады. Менә шушында чыгып яшьләрне карыйм. Шунда үз яшьлегем искә төшә. Мин яшьлекне, яшьләрне яратам. Иң кыен вакытларыбыз артта калды инде. Шуңа да Җиңү көнен шатланып каршылыйм, - дип чәчәкләрне барыбер кулыма тоттырды Мәхмүт бабай.

Реклама

Татарстаннан 700 меңләп якташыбыз фронтка киткән. Аларның яртысы яу кырында ятып калган. Республикада яшәүче 250дән артык кеше Советлар Союзы Герое һәм Дан ордены тулы кавалеры исемен йөртә.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республиканың министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, башка вазифаи затлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнашты. Театраль күренештән соң мәйданга Татарстан, Россия әләмнәрен һәм Җиңү Байрагын чыгардылар.  

Быел парадта ике меңнән артык кеше катнашты. Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, танкчылар, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча Баш идарәсе вәкилләре, Казан югары хәрби команда училищесының почет каравылы ротасы, махсус билгеләнештәге гаскәрләр, локаль сугышлар һәм хәрби низагларда катнашкан ветераннар барысы да бер сафка басты.

Беренче тапкыр парадта сугышта катнашкан хәрби техника үтте.
Сәгать 13.00лар тирәсендә плакатлар тоткан халык Карл Маркс – Толстой урамнары киселешендә җыела башлады. Төп-төгәл сәгать өчтә “Үлемсез полк” Меңьеллык мәйданына таба кузгалды. Быел республика буенча әлеге акциядә 363 мең кеше катнашкан. Казанда 165 мең кеше якынының фотосын тотып ике чакрымлы юл үткән. Күз алдына китерү өчен, халык “Корстон” сәүдә үзәгеннән алып, Ирек Мәйданына кадәр бер колонна булып тезелеп баскан иде.
 
Фотосурәтләргә карасаң, нинди генә язмышлар юк араларында. Иң кызганычы, 1945 елның 9нчы маена кадәр санаулы көннәр кала чит җирдә үлеп калучылар. Халык үз туганнарының фотосын гына алмаган. Әйтик, Казан Авиация институтында укучы бер курсант егет Муса Җәлил портреты белән чыккан. “Үз бабам сугышта катнашмаган, ә Муса Җәлил иҗатын, сугышта ул кылган батырлыкны бик хөрмәт итәм” - ди егет. Шулай ук Сталин фотосурәте белән чыгучы ханымга да юлыктым. “Бөек Җиңүгә халыкны ул алып килде” дип аңлата бу гамәлен ул.

“Үлемсез полк” акциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, Татарстан Президент аппараты җитәкчеләре дә катнашты.   

Алисә Шәрәфиева

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: