16+

Ипиеңә ягып аша

«Гәзитегезне карап барам, тәки язмадың инде син минем турында, име, - диде Зөлфия апа, үпкә белдереп. - Язмыйсыз инде, язмыйсыз. Без яшь чакта гәзитләрнең төп темасы иде ул намуслылык, ә хәзер...»

Ипиеңә ягып аша

«Гәзитегезне карап барам, тәки язмадың инде син минем турында, име, - диде Зөлфия апа, үпкә белдереп. - Язмыйсыз инде, язмыйсыз. Без яшь чакта гәзитләрнең төп темасы иде ул намуслылык, ә хәзер...»

- Әнинең судан ак, сөттән пакь булып яшәвенә шакката идем мин, - дип бәян итте миңа язмышын Зөлфия апа. - Бик кирәктә дә, мохтаҗлыкта да кулы кырын эшкә бармады аның. Дефицит заманда әни кебек кибеттә эшләгәннәр балда-майда йөзде, ә безнең өйгә ник бер артык прәннек-кәнфит кайтсын. «Миңа кеше өлеше кирәкми», - ди иде, мәрхүмә. Безгә - ике кызына да шуны тукыды: «Намуслы булыгыз». Башта ничек бар, шулай кабул итә идем барысын да, әмма үсә-үсә, әнигә үпкә-ачу бүртә башлады. Безнең өскә кияргә артык сатин күлмәк юк, ә аңа намус кирәк, имеш.
Тугызны тәмамлагач, сәүдә техникумына укырга кердем. Берничә елдан үзем дә әни кебек, алъяпкыч ябып, сату итә башладым. Әни әйткән «намус» төшенчәсе белән берәр ай чамасы эшләгәнмендер, анысы да өйрәнчеклек чорында. Аннан китте... Шомалыгым да булгандыр, тотылмадым. Ревизия вакытында абзыйларымны рәхәтләнеп сыйлый идем дә, вәссәләм. Аларга нәрсә - үз кирәкләрен кайгырталар. Кияүгә чыктым, кызым, улым туды. Ирем дә әйбәт кеше булды. Апа да кияүгә чыкты (ул әни туфрагыннан - намуслы иде, укытучы булды, хәзер дә бушка репетитор булып йөри). Эшемне бик яхшы аңлаган, ул авылдан килгән чакларында дыңгычлап тутырылган сумкалар белән кибеттән кайтып керүемне күргән әни кара кайгыга бата иде: «Балам, бер тиен, ике тиен булса да, кермә кеше өлешенә. Берәүгә дә җиңел генә килми. Кеше өлеше тота бит ул, намуслы булуга ни җитә». Мин инде мичкәгә әверелгән гәүдәмне урындыкка «аударып» кет-кет көләм, кит инде, әни, намусны күптән ипигә ягып ашадылар инде, янәсе...
Әни әйткәннәрнең юш киләсен белгән булсаммы. «Их, елгага ике кереп булмый шул! Башта зур суммага тотылдым, эш ачтылар. Салынган штрафны тизрәк түләргә уйлап, тагы да «кызулатып җибәргәнмен, ахры, тагын каптым. Бу юлы инде сәүдә эшеннән үк читләштерделәр, шартлы рәвештә еллар чәпеделәр. Өстә - тау кадәр штраф, эш юк, бурычка баттым. Ир дигәнем башка хатынга йортка керде. Ярык тагарак алдында калганда 49ым да тулмаган иде. Монда урнашып карыйм, тегендә эш белешәм - бурычымның пение үсә тора. Улым ул вакытта армиягә киткән иде, кызым йөз чөерә башлады. Нәрсәгә кирәк ди суд юлын таптаган, бур дигән даны таралган әни!
Ярдәмгә әни килде. Аның ашарга да җитми торган пенсиясен минем бурычка тота башладык. «Кеше рәнҗеше генә төшкән булмасын, кызым, акча каян килеп кая китми», - диде ул миңа. Акчаның беренче ягында - рәхәт тормыш аның, икенче ягында - сынау һәм упкын икән. Әнә шул икенче ягын татыгач кына аңладым - акчадан да кадерлерәк нәрсә - намусның бәһасен белергә кирәк икән. Әни бит ике баласын акчасыз тормышта да үстерде, кеше итте. Ач та йөрмәдек, киемсез дә түгел идек. Ә мин кәттә тормышны кеше өлешеннән тиз генә майтарып аттым да, шундук бәхетемнең бәрәкәте китте.
Әни, булган кадәренең бәрәкәте булсын, ди торган иде, мәрхүмә. Мин ул сүзнең дә мәгънәсен аңладым - менә хәзер Казаннан ерак түгел бер авылда кибеттә эшлим. Бер тиенгә дә нәфесемне сузмыйм - миңа кешенеке кирәкми. Яныма кызым-улым кайтып йөри, аларга да азмы-күпме булышам. Әнине җирләгәнгә дә шактый вакыт узды. Аның янына каберенә барган саен: «Мин хәзер намусның кадерен аңладым, әни», - дим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading