Шәһри Казан

Ипигә бәя башка артмаска тиеш

- Ай-яй, Казанда ипи кыйммәт икән, бер буханкасын 40 сумнан алдым, - ди беркөнне авылдан кунакка килгән әнием. Ипинең төренә карап бәя­ләр чынлап та шактый гына «уйный» кибетләрдә. Соңгы айда ипигә бәяләр 5-10 процентка артты. Шуның белән чикләнер кебек. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяне арттырмаска тырыша. Моның...

- Ай-яй, Казанда ипи кыйммәт икән, бер буханкасын 40 сумнан алдым, - ди беркөнне авылдан кунакка килгән әнием.

Ипинең төренә карап бәя­ләр чынлап та шактый гына «уйный» кибетләрдә. Соңгы айда ипигә бәяләр 5-10 процентка артты. Шуның белән чикләнер кебек. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяне арттырмаска тырыша. Моның өчен ул киләсе елның гыйнвареннән төбәкара фонд булдырып, беренче сортлы онны республиканың ипи пешерү заводларына базар бәясеннән арзангаракка тәкъдим итәргә җыена. Шул рәвешле «Сельский», «Дарницкий», «Беренче сортлы ак ипи»гә бәяләр хәзергедән артмас дип ышандыралар.

Башкасыннан баш тартсак та, ризыксыз торып булмый. Заманасы шул дип, бәяләрнең артуына да күнегеп киләбез бугай инде, «карабодай кризисы» да артта калды кебек. Бу бөртекле культурага бәя акрынлап үз урынына кайтып килә. Продуктларга иң очсыз бәяләрне үзебезнең яндагы «Эдельвейс» кибетеннән дә тикшереп чыктым. Кибеттә кеше шактый күренә, зарланучы юк диярлек. Бәяләр дә түзәрлек кебек. Хәер, дөге белән шикәр комы сизелерлек кыйммәтләнгән. Ничек кенә булмасын, Яңа ел табынын бизәргә җитә кебек әле...


Кибеттә бәяләр
«Казанский» ипие - 20,90 сум
Булки - 17,30 сум
«Российский» сыры - 361,90 сум
Көнбагыш мае - 42,95 сум (акция буенча)
Хәләл тавык - 139,90 сум
Он - 18,50 сум
Карабодай - 49,90 сум
Дөге - 42,80 сум
Шикәр комы - 49,95 сум
Майонез («Махеев») - 52,95 сум (акция буенча)


Фото: Дамир Бәдриев

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: