16+

Алмалы аджика рецепты

Помидорларны кайгар суда пешекләп, кабыгын салдырыгыз.

Алмалы аджика рецепты

Помидорларны кайгар суда пешекләп, кабыгын салдырыгыз.

Аджика әзерләү өчен: 2,5 кг помидор, 1 кг татлы борыч, 1 кг каты алма, 1 кг кишер, 2 аш кашыгы тоз, 1 ашк ашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, 1 стакан аш серкәсе, 200 гр сарымсак кирәк булачак. 

Кишер, борыч һәм алмаларның тышын әрчеп, үзәген чистартыгыз. 

Барысын бергә иттарткычтан чыгарыгыз. 
Массаны кәстрүлгә салып, тоз, үсемлек мае, шикәр комы өстәп болгатыгыз һәм 1 сәг 40 минут пешерегез. 
Иң азакта аш серкәсе, кызыл борыч, пресс аша чыгарылган сармсак кушып болгатыгыз һәм аджиканы кайнар килеш банкаларга тутырып, капкач каплагыз. 

Фото: нейрочелтәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading