Шәһри Казан

Ир-егетлек мәктәптә үк бетә...

Таныш хатын-кыз укытучым беркөнне миңа болай ди: «Мәктәптә укучы малайлар еш кына ир-атларга бирелә торган сорау белән дә безгә мөрәҗәгать итә. Күпчелек очракта җавап бирә алмыйбыз».

...Матриархат чорында яшибез сыман. Хатын-кыз җитәкчелеккә омтыла, гаиләсен, балаларын онытып, акча эшли, типтереп яшәргә атлыга, өеннән ирен куып чыгара, ир хакы, гаилә хакы дигән төшенчәләрне дә көлеп кенә кабул итә. Ир-егетләр өйдә, мәктәптә үк хатынша булып тәрбияләнә, үсә, өлкәнәя барган саен, тормыш дилбегәсен үз кулыннан кап­ма-каршы җенескә тапшыра бара. Ир-егетлек бик арзан бәяләнә торган сыйфатларның берсенә әверелә.

Беренче абзац белән икенче абзац арасындагы бәйләнешне сизәсезме? Турыдан-туры бәйлелек, шулай бит. Әйе, мәктәптә ир-атлар юк хәзер. Ир-ат бирергә тиешле җавапны да, ир-егетләр генә аңлата алырлык һәм сеңдерә алырлык нечкәлекләрне дә хатын-кыз укытучылар бирергә мәҗбүр. Китаптан укымаган булса, бирә дә алмаячак. Мәктәп укучысы (малайлар турында сүз бара) гүзәл затларның фикер сөреше белән яши, тәрбияләнә башлый. Физкультура һәм хезмәт дәресләрен дә хатын-кызлар укыткан вакытта малайларда көчле, дөнья тоткасы булырдай сыйфатлар кайдан килсен дә, ничек булсын, ди.

Реклама

Гаиләдә дә шулай. Тулы гаи­ләләрдә ир-егетләр ат ролен башкара, тормыш алып барырга тырыша. Малаен да, кызын да анасы тәрбияли. Еш кына шул аналар хәләл җефетләреннән зарлана, акча җитмәүдә, күршеләре кебек яши алмау­да тәнкыйтьли... Малае да, кызы да моны ишетеп үсә. Малаеның – ир-ат, кызының – әтисе кебек ирнең хатыны булмау теләге аңына сеңә. Аерылган ата-аналар турында әйтеп тә тормыйм. Булачак егетне (ир-егетне) хатын-кыз тәрбияли, хатын-кыз укыта, соңрак хатын-кыз эшләтә. Әлбәттә, ир-ат булып җитешү турында сүз алып баруның мәгънәсе дә калмый.

...Совет елларында берзаман мәктәпләрдә хезмәт хакын арттыр­ганнар. Шуннан мәктәпкә ир укытучылар килүе бермә-бер арткан, диләр. Әллә мин әйтәм...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: