16+

Җир кишәрлеген үз белдеге белән рөхсәтсез биләүчеләрне бик зур штрафлар көтә

Быелның тугыз аенда башкарылган алты меңнән артык тикшерүләрнең биш меңгә якынында җир турындагы законнарны бозу очраклары ачыкланган.

Җир кишәрлеген үз белдеге белән рөхсәтсез биләүчеләрне бик зур штрафлар көтә

Быелның тугыз аенда башкарылган алты меңнән артык тикшерүләрнең биш меңгә якынында җир турындагы законнарны бозу очраклары ачыкланган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында еллык юллама белән мөрәҗәгать иткән иде.

Президент үзенең чыгышында җиргә белдексез, җавапсыз мөнәсәбәт, шулай ук җир белән эшләүдә төрле тыелган гамәлләр булмасын, дип кисәтте. "Татмедиа" республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә җиргә бәйле эш-чаралардагы кимчелекләр турында сүз барды.

- Быелның тугыз аенда башкарылган алты меңнән артык тикшерүләрнең биш меңгә якынында җир турындагы законнарны бозу очраклары ачыкланды. Аларга, гомум исәптә, 36 миллион сум штраф салынды, - диде Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

Закон бозуларның дүрт меңгә якыны - җир кишәрлеген үз белдегендә рөхсәтсез биләү; законлы хокукларың булмаган килеш җир кишәрлегеннән файдалану. Мондый гамәлләр өчен саллы гына штрафлар каралган. Җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнелгән очракларда гражданнарга 20 мең сумнан да ким булмаганча штраф салына. Бу - җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 1 проценттан 1,5 процентка кадәрге күләме. Җитәкчеләргә - 50 мең сумнан да ким булмаганча (1,5-2 процент), юридик затларга - 400 мең сумнан да ким түгел (3-5 процент). Җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнелмәгән очракларда: гражданнарга 20-50 мең сум, җитәкчеләргә - 50-100 мең сум һәм юридик затларга 400-700 мең сум штраф салына.

Артем Костин сөйләгәнчә, республикада ике йөзгә якын рөхсәтсез карьер ачыкланган. Хокуклары булмаган килеш табигый казылмалар чыгару белән шөгыльләнгән 70 оешма һәм физик зат административ җавапка тартылган инде, аларга 4 миллион сумнан артык штраф түләргә туры киләчәк.

- Көнчыгыш Ореховка бистәсендә күлгә пычрак су агызылган. Питрәчтә "Теплострой" җәмгыяте, Зәйдә ГРЭС табигатькә зыян салган. Шушы фактлар буенча тикшерү бара, - диде Казанның районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров. Прокуратура хезмәткәрләре табигатькә зыян китерелгән 318 очракны ачыклаган. Елга һәм күл буйларына төзелгән корылмаларның җитмеш бере сүттерелгән.

- Беренчел исәпләүләргә караганда, Зәй ГРЭСы табигатькә 20 миллион сумнан артык зыян китерде, - дип, мәгълүматларны тулыландырды республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Фаяз Шакиров, - күзәтчелек барышында Арча, Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа, Питрәч, Азнакай, Алексеевск, Кукмара, Лаеш, Бөгелмә, Зәй районнарында чистарту корылмаларыннан пычрак суны елгаларга агызу очраклары фаш ителде.

Татарстанда быел - Сулыклар зонасын үстерү елы кысаларында, Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы хезмәткәрләре сулыкларга кагылышлы законнарны бозуның 1172 фактын ачыклаган, гаеплеләргә 6 миллион сум штраф салынган. Сулыклар буена "Автостоянка" оештырган, елга һәм күлләрдән рөхсәтсез файдаланган биш предприятиенең сулыклар буендагы эшчәнлеге туктатылган. Карьерлардан рөхсәтсез рәвештә табигый казылмалар чыгаруга бәйле 18 җинаять эше кузгатылган.

ФОТО: geogarant82.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading