16+

Җиреңне сатканчы, җиде кат уйла

Торак төзелешенә ярдәм турындагы федераль законның 16 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында 2011 елның 14 июнендә кабул ителгән өстәмә закон нигезендә, Россиядә күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирелеп килә.

Җиреңне сатканчы, җиде кат уйла

Торак төзелешенә ярдәм турындагы федераль законның 16 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында 2011 елның 14 июнендә кабул ителгән өстәмә закон нигезендә, Россиядә күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирелеп килә.

Казанда ул җир бүлеп бирү турында 2011 елның 18 ноябрендә чыгарылган Татарстан Республикасы законы буенча гамәлгә ашырыла. 2011 елның 17 июненә 18 яшькә кадәрге өч яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләр шәхси торак төзелеше өчен уртак милеккә бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы. Әлеге хокукка, уллыкка яки кызлыкка рәсмиләштереп, өч һәм аннан күбрәк санда бала тәрбияләүчеләр дә ия. Башкалада даими яшәүче сыйфатында теркәлгән күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре Биектау районының Каймары һәм Лаеш районының Сокуры авыллары янәшәсендәге кырлардан өләшенә. Каймары янәшәсендә 1735 йортлы яңа бистә барлыкка киләчәк. Биредән 900гә якын гаилә «өлешенә тигән көмешен» алган иде. Сокуры авылы янәшәсендә 166 гектар мәйданда 960 кишәрлекнең дә план-сызымы әзерләнгән. Тагын 100 гектар җир файдаланылачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә үз милекләрен барлыкка китерүдә алга таба да ярдәм күрсәтү кирәклеге, ә моның өчен җир резервы булдыру зарурлыгы турында искәртте. Президент әйткәнчә, гаиләләр кишәрлекләрен үзләре теләгәнчә файдаланырга хокуклы. Республиканың Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында: «Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү турындагы федераль законда, шулай ук республика законында күп балалы гаилә үз җир кишәрлеген сата алмый дигән чикләү юк», - дип аңлаттылар. Шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтендә: «Мэрия күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бүлеп бирүне генә гамәлгә ашыра, ә сату мәсьәләсе белән шөгыльләнми. Бу - гражданнарның шәхси эше. Ләкин күп балалы гаиләләр үз кишәрлекләрен сатарга уйлаган очракта, башта юристлар ярдәмендә һәр нечкәлекне өйрәнсеннәр, җирләрен сатарга ашыкмасыннар иде», - дип киңәш бирделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading