16+

Иске таш мәчеткә ярдәм кирәк

Казанның Яңа Татар бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчет, федераль дәрәҗәсендәге архитектура һәйкәле булуга карамастан, җитәкчелекнең игътибарына мохтаҗ. 200 еллык мәчетнең фасадын төзекләндерү өчен ике-өч миллионлап сум акча кирәк.

Иске таш мәчеткә ярдәм кирәк

Казанның Яңа Татар бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчет, федераль дәрәҗәсендәге архитектура һәйкәле булуга карамастан, җитәкчелекнең игътибарына мохтаҗ. 200 еллык мәчетнең фасадын төзекләндерү өчен ике-өч миллионлап сум акча кирәк.

Яшерен-батырын түгел, әлеге мәчет турында бөтенләй ишеткәнем юк иде. Мәчетнең имамы Надир хәзрәт Шәйморатов әйтүенчә, шәһәрнең сәнәгать районындагы бу мәчетне күпләр белми. Монда җомга намазына да 40-50ләп кенә кеше килә, чөнки биредә яшәүчеләр гомумән юк. Мәчетнең тарихына килгәндә исә, Иске Таш мәчете Татарстанда иң борынгы мәчетләрнең берсе булып санала. Ул кайчандыр татарлар күпләп яшәгән урында барлыкка килгән. Шул вакыттан ук әлеге мәчет үзенең исемен бер тапкыр да үзгәртмәгән. Риваятьләргә караганда, мәчет 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберлеге өстендә төзелгән. Истәлек билгесе итеп, ул җирдә бик зур иске таш куелган булган. Мәчетнең исеме дә шуннан килеп чыккан. Шушы урында башта агачтан кечкенә генә бер мәчет төзелә. Соңрак, 1802 елда, сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев, Александр Шмидт проекты буенча, үз акчасына таш мәчет салдыра. Казанның тугызынчы җәмигъ мәчете булып торган әлеге мәчет үз вакытында Яңа Татар бистәсенең иҗтимагый үзәге дә булган. Гыйбадәт йортында имам вазифасын күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирхан башкара. Танылган татар язучысы Фатих Әмирхан да шул нәселдән чыккан.

Совет чорында мәчет ябыла, башта анда мехчылар фабрикасының склады урнаша, сугыш елларында госпиталь ачыла. Соңрак сәнгать мәктәбе була. 1994 елда исә бинада кабат намаз укыла башлый.

– Ул вакытта мәчетнең имамы Равил хәзрәт Вәлиуллин иде. Ул кинәт вафат булгач, имамлык эше миңа калды. Монда биш ел имам булып торам, шул вакыт эчендә шактый эшләр башкарылды. Мәчетнең эчке ягын төзекләндердек, аңа миллион сумнан артык акчаны туганым бирде, – дип, мәчет белән таныштыра башлады мине Надир хәзрәт.

Иганәчеләр, дус-туганнар акчасына коридорга, тәһарәтханәгә, уку бүлмәсенә ремонт ясалган, ишек-тәрәзәләр алыштырылган. Ташландык хәлдәге подвалдан ашханә ясап куйганнар. Анда быел ифтар ашлары да үткән. Никах уку бүлмәсен булдырганнар. Монда 60лап хатын-кыз дин нигезләрен өйрәнергә йөри икән. Идәнгә келәмнәр, тәрәзәләргә пәрдәләр алып куйганнар. Боларга барысы бергә бер миллион ярым сум акча киткән. Күптән түгел генә мәчетнең түбәсен алыштырганнар. 

– Кышка калса, су үтеп, булган ремонтны да әрәм итә иде. Бер ай элек Буадан егетләр килеп япты. 450 меңлек калайны «Казан калай профильләре» җәмгыяте бушка бирде. Аның генераль директоры Илдар Ногмановка, урынбасары Ирек Гариповка бик зур рәхмәт, хәлгә керделәр, булыштылар. Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Бишбалта мәчете имамы Илдар хәзрәтләр дә булышты, аларга да рәхмәтлебез. Бурычка да керергә туры килде, бүгенге көндә 200 мең бурычым бар. Кышка керәбез, мәчетне кышкы чорда тоту өчен коммуналь хезмәтләргә 200 мең сум акча кирәк. Менә хәзер фасадны эшлисе калды. Аңа реконструкция ясар өчен бәлки берәр программага кертерләр дип, премьер-­министрга да, Мәдәният министрлыгына да, төрле фондларга, завод-предприятиеләргә дә хатлар яздык. Мәдәният министрлыгының элеккеге җитәкчесе үзе дә килеп китте. Аның белән «Акташ» оешмасының генераль директоры да килгән иде. Әмма бернинди дә ярдәм булмады. Бу очрашу-сөйләшү сүздә генә калды. Безнең акча юк, акчаны үзегез табарга тырышыгыз, диделәр. Тарихи бина булгач, аның фасадын ямап чыктың да буяп куйдың түгел бит. Реставрация эшен махсус лицензиясе булган оешмага гына тапшырып була. Алар аша эшләгәч, тагын да кыйммәткәрәк чыга. Бик катлаулы, җитди эш бу. Казансу елгасындагы 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булган рус сугышчыларына куелган һәйкәлне төзекләндерергә 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Дөресме-юкмы, аңа тагын 8 миллион сум бирәләр дип ишеттем. Бирсеннәр аларга, әмма безне дә онытмасыннар иде. Мәчет урнашкан урында Казанны яклап шәһит киткән 10 мең татар күмелгән бит. Бу – тарихи бина, аны сак­лау өчен барыбыз да җавап­лы, – ди хәзрәт, ачынып. 

Мәчетнең территориясен дә матурларга өметләнәләр. Аның проектын да эшләп куйганнар. Алмагачлар утыртып, газоннар җәеп, беседкалар куеп, фонтан да куярга хыялланалар. Проектны эшләтергә дә шактый акча киткән.

– Мәчетнең элек мәхәлләсе бик зур булган. «Мәрҗани» мәчетенең мәхәлләсе 700 кеше булса, Иске Таш мәчетнең 1200 кешесе булган. Бу урын кайчандыр гөрләп тора иде. Бистәдә эшче халык яшәде. Мин дә шушында туып-үстем. Без, бала-чагалар, мәчет тирәсендә җыелып уйный идек. Мәчетнең бу кызганыч кыяфәте күңелемне әрнетә. Бик күп эш башкарылды, фасадын да эшләтсәк, күңел тынычланып калыр иде, – ди хәзрәт.

Татарстан Мөселманнары ­диния нәзарәтендә мәчетнең проблемалары турында беләләр. «Диния нәзарәте әлеге мәчетнең реставрация эшләрен алып баруга мохтаҗ булуыннан хәбәрдар, бу хакта ­Россия һәм Татарстанның Мәдәният министрлыкларына хатлар юллады. Мәсьәләне күз уңыннан ычкындыр­мыйбыз» дигән хат алдык без нәзарәттән.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитетыннан килгән хатта безгә мәчетнең федераль дәрәҗәдәге объект булуы һәм аның республика милке булып исәп­ләнүе турында хәбәр иттеләр. Комитет рәисе Иван Гущин сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау­га һәм популярлаштыруга юнәлтелгән 2019-2020 елларга чаралар планы эшләнә. Иске Таш мәчетнең бинасын тикшереп, нәтиҗәләр ясалганнан соң һәм техник хәле турында акт әзер булгач, аны программа чаралары исемлегенә кертү мәсьәләсе каралачак, диде ул. 

Милли мирасны саклау мәсьә­ләләре буенча федераль иҗтимагый совет әгъзасы, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов:
– Иске Таш мәчет федераль мөлкәт реестрына кереп бетмәгән. Аның манара өлеше теркәлмәгән. Кәгазьләрен әзерләп, барлап, суд аркылы аны федераль әһәмияттәге объект исәбенә кертергә кирәк. Аннары проектын эшләтәсе була. Шуннан соң гына реставрация эшләре алып бару турында сөйләшеп була. «Борнай» һәм «Кабан арты» мәчетләре дә ахырга кадәр федераль реестрга кертелмәгән иде. Документлары бар, ә реестрда күренмиләр. Без суд аркылы аларның икесен дә федераль реестрга кертә алдык. Киләсе елга «Борнай» мәчетенә проект эшләтербез дип уйлыйбыз.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X