16+

Иске Татар бистәсе тарихи яшьлегенә кайта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан үзәгендәге тарихи биналарны торгызу турындагы күрсәтмәсеннән соң, колачлы төзү-төзекләндерү эшләре башланды.

Иске Татар бистәсе тарихи яшьлегенә кайта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан үзәгендәге тарихи биналарны торгызу турындагы күрсәтмәсеннән соң, колачлы төзү-төзекләндерү эшләре башланды.

Иске Татар бистәсендә унга якын агач йорт инде узган елда ук сафка басты. Әлеге йортлар тарихи документларга һәм фоторәсемнәргә нигезләнелеп торгызыла. Иске Татар бистәсен яңартып, яшьлегенә кайтаруда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының ярдәме зур. Алар берничә агач йортны торгызуны үзләренә изге бурыч итеп алганнар. Бистәне торгызуда, эре предприятиеләр белән беррәттән гади эшкуарлар да катнаша.
Хәзер Иске Татар бистәсендә Татарстан, Каюм Насыйри, Сафьян һәм Мәрҗани урамнары белән чиктәш өч кварталны колачлы төзекләндерү бара. Эшләрнең куелышын мэр Илсур Метшин белән Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров та карап чыкты. Мисал өчен, Каюм Насыйри урамында инде күптән файдаланылмаучы трамвай юллары сүтелде, юлның өске катламы казып алынды. Биредә таш түшәүле юл, борынгы рәвештәге урам фонарьлары, бакча һәм экопарковка барлыкка киләчәк. Юл төзелешенә «Волгодорстрой» предприятиесе җәлеп ителгән. Мэр Илсур Метшин: «Максат - биналарны гына түгел, татар көнкүреше мохитен дә торгызу. Казанлылар, туристлар Иске Татар бистәсенә, Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Сафьян урамнарына килгәч, үткән гасырлар мохитенә чумсыннар», - диде. Илсур Метшин күзаллаганча, «Мерседес»лар чабышкан урамны узуга ук, тын мохиткә, чүлмәкчеләр һәм тимерчеләр алачыкларына юлыгасың. Хыялларның чынбарлыкка әверелә баруы күркәм һәм күңелле. Иске Татар бистәсендәге өч квартал, алда язып үтелгәнчә, 1 ай эчендә төзекләндерелеп бетереләчәк. Татарстан Президенты әлеге эшләр өчен өстәмә акча күчерткән, димәк, тоткарлык булмаячак. Каюм Насыйри урамындагы Казаков һәм Кушаевлар утарында, шулай ук Мәрҗани урамындагы Сабитовлар утарында кунакханәләр һәм татар ашлары рестораннары эшләячәк. Апанаевлар утарына «Иске шәһәр» префектурасы күченәчәк. Мэр Илсур Метшин: «Универсиадага казанлыларны һәм кунакларны Иске Татар бистәсендә лаеклы каршылаячакбыз», - дип ышандырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading