16+

Иске Татар бистәсе яңарыш кичерә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанның үзәгендәге тарихи биналарны торгызу турындагы күрсәтмәсе Иске Татар бистәсендә дә колачлы эшләр башлау мөмкинлеге бирде.

Иске Татар бистәсе яңарыш кичерә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанның үзәгендәге тарихи биналарны торгызу турындагы күрсәтмәсе Иске Татар бистәсендә дә колачлы эшләр башлау мөмкинлеге бирде.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Иске Шәһәр» префектурасы префекты Линар Закиров сөйләгәнчә, бистәдәге Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Сафьян, Фатыйх Кәрим, Зәйни Солтан урамнарын һәм алардагы корылмаларны яңарту эшләре төгәлләнеп килә. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, татар милли театрына нигез салган Галиәсгар Камал, сәүдәгәрләр Исәнбаев һәм Бигаевларның агач йортлары торгызылды. Казаковлар (Каюм Насыйри ур., 3), Кушаевлар (Каюм Насыйри ур., 5), Сабитовлар (Шиһабетдин Мәрҗани ур., 8), Апанаевлар (Сафьян ур., 5) йортларын инвесторлар төзекләндерде. Иске Татар бистәсендәге 5 гыйбадәтханәне һәм дини бинаны төзекләндерү Казан шәһәре мөхтәсибәте ярдәмендә башкарылды. Казандагы иң кечкенә булган Күнче урамы төзекләндерелде. Урамның озынлыгы нибары 100 метр, киңлеге урыны белән 3,5 метр. Татарстан ур., 7, Мәрҗани ур., 10-12 һәм 14, Насыйри ур., 7-9 адресларында скверлар барлыкка киләчәк.
Мэр Илсур Метшин: «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Казанның үзәгендәге тарихи биналарны төзекләндерүгә керешә алдык. Иске Татар бистәсендә дә хәл тамырдан уңай якка үзгәрде», - дип фикерләре белән уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading