16+

Италия сайлаулары – зур сәяси пат

Күптән түгел Италиядә булып узган парламент сайлауларын Европа җәмәгатьчелеге зур кызыксыну һәм борчылу белән күзәтте. Борчылырлык нигез бар: Италия - Греция түгел, аның икътисады күпкә зуррак һәм ул - Европа союзын нигезләүчеләрнең берсе. Бу ил чынлап торып таркала башласа, башкалар да читтә калмаячак. Италия парламентына сайлауларга булган зур игътибар шуның...

Италия сайлаулары – зур сәяси пат

Күптән түгел Италиядә булып узган парламент сайлауларын Европа җәмәгатьчелеге зур кызыксыну һәм борчылу белән күзәтте. Борчылырлык нигез бар: Италия - Греция түгел, аның икътисады күпкә зуррак һәм ул - Европа союзын нигезләүчеләрнең берсе. Бу ил чынлап торып таркала башласа, башкалар да читтә калмаячак. Италия парламентына сайлауларга булган зур игътибар шуның...

Билгесезлеккә сикерү
Сул көчләрнең лидеры П.Берсаниның сүзләренә караганда, сайлаулар сәяси тупикка керү белән төгәлләнде. Берсани блогы сайлауларда экс-премьер Берлускони блогыннан нибары ярты процентка күбрәк тавыш җыйган. Хәзерге Премьер-министр М.Монти финишка 10 процент тавыш белән бары тик дүртенче генә булып килгән. Барысын да шаккатыргыч нәтиҗәгә исә «Биш йолдыз» партиясе җитәкчесе Б.Грилло ирешкән - ул 25 процент тавыш җыя алган. Шулай итеп, түбәнге палатада Берсани блогы берникадәр уңышка ирешсә, сенатта күпчелеккә ирешүче юк. Ә ил белән идарә итү өчен Италиядә ике палатада да күпчелекне тәшкил итәргә кирәк.
Берлускони түбән палатада үзенең сәяси көчен югалтуын таныды һәм алга таба ничек эшләргә кирәклеге хакында бергәләп уйлашырга чакырды. Аның фикеренчә, сайлауларны яңабаштан уздыруга юл куймаска кирәк. Шулай ук ул Монти блогы белән берләшүгә каршы булуын да белдерде, чөнки бүгенге хөкүмәтнең түбән нәтиҗәгә ирешүе - халыкның аның эшчәнлегеннән канәгать булмавын чагылдыра. Хөкүмәткә нәкъ менә Монти килгәч, кискен реформалар башланды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә икътисади күрсәткечләр азмы-күпме җайга салынды, әмма күп кенә итальяннар эшсез калды. Бүген Италиядә эшсезлек чәчәк ата - ул 12 процент чамасы, яшьләргә килгәндә исә, бу күрсәткеч 30 процентка җитә.
Комик Грилло - җиңүче
«Биш йолдыз» хәрәкәте җитәкчесе комик Б.Грилло, сайлауларга хәтле, партияләргә һәм сәясәтчеләргә каршы ялкынлы чыгышлар ясап, меңләгән фикердәшләр җыйса, сайлаулардан соң (ул әле комик кына түгел, шул ук вакытта блоггер да) интернетта телефоннан биргән әңгәмәсен урнаштырды. Ул Берлускони белән Берсанига, берләшеп, коалицион хөкүмәт төзергә киңәш бирә. «Ә киләсе сайлауларда без аны үз кулыбызга алачакбыз», - ди комик.
Сайлаулар яңабаштан уздырылган очракта, Грилло тагын да күбрәк тавыш җыярга мөмкин. Берсани белән Берлускони уртак сәясәт турында килешә алмаячак һәм аларның берләшүе икеле. Берсани Монти башлаган реформаларны дәвам итү ягында булса, Берлускони халыкка салымнарны киметергә вәгъдә итә. Хәзер Президент Наполитанога илдәге катлаулы хәлдән чыгу буенча эре партияләрнең җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барырга яки яңа сайлаулар уздырырга туры киләчәк. Ә бу адымга Берсани да, Берлускони да бармаячак, чөнки алар Гриллоның җиңүеннән шикләнә.
Итальяннар Европа союзына каршы
Хөкүмәт җитәкчесе Монтиның аз тавыш җыюы - итальяннарның аны Европаның берләшү идеясен алга сөрә дип санавы сәбәпче, диләр сәясәт белгечләре. Шул ук вакытта Берлускони сайлаучыларын, Монти реформаларны Германия канцлеры А.Меркель басымы астында башлады, дип ышандырган. «Биш йолдыз» хәрәкәте лидеры Грилло Европа союзыннан чыгу һәм бурычларны бетерү буенча референдум үткәрүне таләп итә. Ул да, илдәге реформа чаралары Меркель басымы астында үткәрелгән, дип исәпли. Европага каршы булган калган барлык вак партияләрнең тавышын бергә кушсаң, Италия сайлаучыларының күп өлеше евро һәм Европа союзы белән хушлашырга җыена.
Чит ил басмаларындагы язмалардан ук Европаның Италиядәге хәлләрне борчылып күзәтүе сизелә. «Financial Times» (Бөекбритания): «Базарлар Италиядәге тотрыксызлыктан курка», «Frankfurter Allgemeinze Zeitung» (Германия): «Итальяннарның яртысы Европага каршы булган партияләргә тавыш биргән», «Liberation» (Франция): «Сәясәтчеләр сыйныфыннан баш тартканнан соң Европадан колак кагу», - дип яза. Кем кемнән колак кагачак - анысын инде якын киләчәктә белә алырбыз, шәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading