Европада, шулай ук Америкада шактый кеше йортны яки фатирны «аренда»га алып кына гомер кичерә, күчемсез милек туплап мәшәкатьләнми. Россия халкының холык-менталитеты моңа капма-каршы. Без йортның, фатирның, бакча йортының, каралты-кураның, гомумән, һәр каккан казыкның документын булдырырга омтылабыз.
СССР документлары гамәлдә
– Күчемсез милеккә һәм алар белән эшләр башкаруга хокукны дәүләт тарафыннан теркәү турында 1998 елның 31 гыйнварыннан гамәлгә кергән федераль закон нигезендә эшчәнлек алып барабыз. 20 ел эчендә 17 миллион теркәү гамәле башкарылды. «Дача амнистиясе» чорында 732 мең 509 хокук рәсмиләштерелде, 2 миллион 700 мең белешмә бирелде, 1,5 миллионнан артык ипотека теркәлде, – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов. – Күчемсез милеккә хокук турында СССР заманында бирелгән документлар алар барысы да закон көчендә, ягъни гамәлдә.
Паспортыңны онытма
Росреестрга барыр алдыннан «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында»гы 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә куелган 218нче федераль законны яхшылап укып чыгу зарур.
– Яңа закон фатирны, җир кишәрлеген, йортны һәм башка күчемсез милекне теркәү кагыйдәләрен шактый гадиләштерде. Хәзер кеше күчемсез милеккә хокукларны теркәүгә дә һәм кадастр исәбенә куюга да бер генә гариза һәм тиешле документларның бер генә тупланмасын бирә. Документлар һәм белешмәләр әзерләтеп алу срогы да киметелде. Милеккә хокукны теркәү – 12 көндә, кадастр исәбенә кую – җиде көндә, ә Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмә әзерләтеп алу өч эш көнендә башкарылырга тиеш, – диде Альберт Хәйретдинов.
Яңа 218нче федераль закон Росреестрга тапшырылган документлар буенча эшне туктатып тору, шулай ук документларны кабул итүдән баш тарту очракларын нык кына чикли. Росреестрга тапшырылган документлар буенча эшләү 55 (!) сәбәп табылган очракта гына «туктатып» торылырга мөмкин.
– Законда әлеге 55 сәбәп тәгаенләп күрсәтелгән. Росреестрга документлар кабул итүдән баш тартуга фәкать бер генә сәбәп бар – кешенең үзе белән паспорты булмау, – дип искәртте Альберт Хәйретдинов. – Яңа законда әйтелгәнчә, нотариусның кешедән ЕГРН белешмәсе таләп итәргә хакы юк, нотариус аны үзе соратып алырга тиеш.
Пай җирләре рәсмиләштерелә
Авылларда яшәүче кайбер кешеләрнең үзләренә бүленгән пай кишәрлекләрен дәүләт теркәвенә куя алмыйча азапланып йөрүләре мәгълүм. «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе шушы мәсьәләгә ачыклык кертүен сорагач, Альберт Хәйретдинов түбәндәге җавапны кайтарды:
– Татарстан Президенты, җирләр буш ятарга тиеш түгел, җирнең хуҗасы булырга тиеш, дип күрсәтмә бирде. Пай җирләрен теркәү эшләре дәвам итә. Пай җирләрен ялгызың гына йөреп түгел, ә оешкан төстә башкару кирәк. Мәсәлән, җирле үзидарә яки берәр эре агропредприятие оештыруында күмәк рәвештә башкарып чыгу җайлырак. Пай кишәрлекләренә хокукны рәсмиләштерү буенча Росреестр сайтында аңлатмалар урнаштырылган, «кайнар элемтә» телефоны эшли.
Компьютерда эшләргә өйрән
Электрон технологияләрне кулланышка кертүдә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе – әйдаманнар сафында. Документлаштыруны электрон рәвештә башкаруга 2015 елда 5 мең гариза җибәрелгән булса, узган ел әлеге сан 40 меңнән арткан.
– Төзелеш эшләре башкаручылар, банклар, нотариуслар, хакимият органнары электрон сервисны актив куллана. Физик затлар саны да арта бара. Интернет аша гына эш башкару өчен башта электрон имза (ЭЦП) булдырырга кирәк. Росреестрга документларны электрон рәвештә җибәрсәң, дәүләт пошлинасы да 30 процентка киметелә. Мәсәлән, 2000 сум урынына 1400 сум гына түлисе була, – диде Альберт Хәйретдинов.
Столбищеда – «Архивохранилище»
Лаеш районының Столбище авылында Идел буе федераль округының үзәкләштерелгән архив бинасы төзелә. Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Татарстан Республикаларының, Пермь Крае, шулай ук Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләренең күчемсез милеккә кагылышлы 65 миллионга якын архив документлары Столбищеда сакланачак. Бу кәгазь сыйфатында 1 миллиард бит. Архивта саклап тотуның чиге юк, шунлыктан гражданнар күчемсез милекләренә кагылышлы документларны дистә еллардан соң да соратып ала алачак.
Росреестрның тәүлек дәвамында эшләүче мәгълүмат үзәге (колл-центр) телефоны: 8-800-100-34-34.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар