Республикада журналистлар, наширләр, полиграфистлар һәм мөхәррирләрне берләштерә торган матур бәйрәм бар. Ул - Татарстан матбугаты көне. 19 майда билгеләп үтелгән быелгы бәйрәмнең дә программасы гаять киңкырлы булды. Татарстан һәм Россия ММЧ вәкилләре катнашында медиафорум, семинарлар, ТР Дәүләт Советында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның баш мөхәррирләр белән традицион очрашуы һ.б.
Бәйрәм чараларының кульминациясе «Корстон» үзәгендә узган «Бәллүр каләм-Хрустальное перо» XVII журналистлар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Залга җыелган каләм ияләрен, гомумән, республиканың 7 меңгә якын журналистлар армиясен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, «Россия» ДТРК холдингы, «Интерфакс», «Россия сегодня» агентлыклары һ.б. күпсанлы кунаклар котлады.
«Татарстан-Яңа Гасыр» ТРК генераль директоры Илшат Әминов җитәкләгән конкурс комиссиясенә газеталарда дөнья күргән, радио-телевидение, интернет мәгълүмат чараларында яктыртылган материаллар арасыннан иң лаеклыларын сайлап алу җиңел булмаган. Быел жюрига рекордлы сандагы - 5 мең эшне бәяләргә туры килгән. Материаллар санының артуына бәйгедә тәүге тапкыр дәүләтнеке булмаган ММЧ катнашуы зур йогынты ясаган. Җиңүчеләр дистәдән артык номинациядә бәяләнгән. Иң мәртәбәлеләрнең берсе булган «Журналистикада исем» номинациясендә «Бәллүр каләм»гә һәм дипломга лаек булучылар арасында хезмәттәшебез - «Шәһри Казан» журналисты Гөлнара Җәлилова да бар. Бәйгенең иң югары бүләге - Гран-прига бу юлы матбугат ветераны, «Татмедиа» ААҖ генераль директорының киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов лаек булды. Аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Лада» автомобиле ачкычын тапшырды.
ТР Дәүләт Советы депутаты, парламентның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев трибунадан каләм ияләренә мөрәҗәгать иткәнчә, каләм ул - бик сак эш итүне сорый торган корал. Бигрәк тә бүгенге көндә. «Ул яраларга да, дәваларга да мөмкин. Каләмегез туң йөрәкләрне яраласын, игелекле йөрәкләрне дәваласын», - дигән теләктә калды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар