16+

Каникулда – Казанга

«Чирекне әйбәт билгеләргә тәмамласагыз, каникулда Казанга алып барырбыз!» Әти-әниләре яки сыйныф җитәкчеләре авызыннан шундый сүз генә чыксын, һәр бала хыял канатларында әллә кайларга оча да китә. Авыл баласымы ул, әллә шәһәрнекеме - аермасы юк. Хәтта Казанның үзендә яшәүче балаларга да кызыклы булудан туктыйсы юк аның.

Цирк һәм театрлары дисеңме, төрле музейлары яки күргәзмәләреме, метросымы, хайваннарны, читтән генә карап йөрү түгел, сыйпый-сыйпый ашатып та була торган зоопаркларымы, аттракционнарымы - йөреп чыга торган түгел. Һәрберсе кызыклы, үзенчәлекле. Шуңа да Универсиададан соң тагын да күркәмләнгән Казаныбыз язгы каникуллар вакытында балалар белән кунакка килеп була торган шәһәрләр арасында әйдәп бара. Россиянең гаилә белән сәяхәт итү өчен иң кулай 10 шәһәре арасында беренче урында тора ул. Аннан соңгы баскычларны Бөек Новгород, Екатеринбург, Түбән Новгород, Сочи, Псков, Кострома, Ярославль, Санкт-Петербург һәм Мәскәү били. Әлеге исемлекне 24 марттан 31енә кадәрге аралыкка Oktogo.ru отельләрне алдан онлайн-броньлаштыру сервисы төзегән. Исемлекне төзүчеләр белдерүенчә, Казанга күпчелек нигездә 3 көнгә килә һәм биредә бер көн яшәгән өчен якынча 2 мең 300 сум түли икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading