16+

Кар өстенә асфальт салу рөхсәт ителә?!

Моңа кадәр яңгырда да, карда да асфальт салган эшчеләрне күреп, канәгатьсезлек белдерә идек. Хәзер алар бу эшләрне тыныч күңел белән башкара алачак.

Моңа кадәр яңгырда да, карда да асфальт салган эшчеләрне күреп, канәгатьсезлек белдерә идек. Хәзер алар бу эшләрне тыныч күңел белән башкара алачак.

Аларга, рәсми төстә, начар һава шартларында, төгәлрәге, явым-төшем булганда һәм урамда температура минус торганда, асфальт салырга рөхсәт ителде. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Росавтодор эшләгән документта техрегламент, СНиП һәм ГОСТтагы барлык нормалар да берләштерелгән. Аларда күрсәтелгәнчә, асфальтны явым-­төшем вакытында 10 градуска кадәр салкын көнне җәяргә мөмкин. Әмма эш башлаганчы, өслекне кардан, боз­дан, тузан һәм пычрактан чистартырга, шулай ук термоҗылыткыч белән киптерергә кирәк булачак. Аннан соң, асфальт җәяр алдыннан, юлны битум белән каплау мөһим. Һава температурасы суык торганда, асфальт җәя торган җайланмаларны да күбрәк кулланыр­га туры киләчәк. Бу – эшне тизрәк башкарып чыгарга ярдәм итәчәк.

Шул ук вакытта көнгә 5 мм дан күбрәк явым-төшем яуганда, асфальт салу тыела.

Фото: bolshoyvopros.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading