16+

Караңгылыкны җиңгән егет

Яктыдан кисәк кенә дөм караңгы бүлмәгә килеп кергәч, безне нинди тойгылар биләп алганын күз алдыгызга китерегез. Шомлану, төшенкелек, югалып калу… Ә бит арабызда гомерләре буе шул караңгылык дөньясында яшәргә мәҗбүр булган кешеләр дә бар. Татарстан буенча сукыр кешеләр саны 6 меңнән артып китә, шуларның 30 проценты - тумыштан күрмәүчеләр.

Караңгылыкны җиңгән егет

Яктыдан кисәк кенә дөм караңгы бүлмәгә килеп кергәч, безне нинди тойгылар биләп алганын күз алдыгызга китерегез. Шомлану, төшенкелек, югалып калу… Ә бит арабызда гомерләре буе шул караңгылык дөньясында яшәргә мәҗбүр булган кешеләр дә бар. Татарстан буенча сукыр кешеләр саны 6 меңнән артып китә, шуларның 30 проценты - тумыштан күрмәүчеләр.

Быел 30 яшен тутыручы Марсель Гайфуллин Чистай шәһәрендә дөньяның ямен күреп яшәүдән мәхрүм ителгәннәр гаиләсендә дөньяга килә. Аның әнисе тумыштан күз буенча инвалид була, әтисе күрү сәләтен юл һәлакәтендә югалта. Шул сәбәпле, аларның мәхәббәт җимешләре дә начар күрүчән булып туа. Малай 2 һәм 8 яшендә күзләренә ике операция кичерә, әмма бу файда китерми. «Кечкенә чакта, бүгенгем белән чагыштырганда, бераз яхшырак күрә идем, хәзер якты төсләрне генә аерам. Кеше көн саен бер үк киемнән йөрсә, аны киеме буенча гына таный алам, йөз-кыяфәтен күрмим», - ди Марсель.
Башта Чистай шәһәренең сукырлар оешмасына караган махсус мәктәптә белем ала, 14 яшендә мәдрәсәгә укырга күчә егет. 4 ел буе Ислам дине нигезләренә, гарәпчә укырга һәм язарга өйрәнә. 18 яшьтә мәдрәсәне тәмамлагач, Марсель укуын шул юнәлештә дәвам итәргә исәп тотып, Казанга килә һәм Россия Ислам Университетына кермәкче була. Университет җитәкчелеге өчен күрү сәләте чикләнгән студентлар белән эш йөртү ят нәрсә. Шулай да, озак фикерләшкәч, Марсельне сынау рәвешендә генә укырга алалар.
Марсель сынауны уза, сәламәт студентлардан калышмыйча укый, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Университетта күз буенча I төркем инвалид белем алганын ишетеп алып, Марсель белән Төркиядән кызыксына башлыйлар һәм 2003 елда аны үзләренә сукыр кешеләрне дини яктан әзерләү курсларына чакыралар. Бу курсларда егет күзләре күрмәүчеләр өчен махсус шрифт белән сугылган дини дәреслекләрдән белем ала, гарәпчәсен камилләштерә, төрекчәгә өйрәнә. 2005 елда аны шунда укытучылар курсына дәшәләр. 2006 елда, университетны бетереп чыккач, Марсельне Мисырга чакыртып алалар. Анда ул Әль-Әзһәр университетында 6 ай буе практика үтә.
Казанга Марсель кыйммәтле кадр буларак кайтып төшә. Озак та үтми, аны Левченко бистәсендә урнашкан «Сөләйман» мәчетенә эшкә чакыралар. Марсель анда сукыр кешеләр өчен дини әсбаплар, китаплар бастыру эшендә катнаша. 2007 елда күрү сәләтеннән мәхрүм ителгән мөселманнар өчен дини китаплар бастыру нәшрияты булдыру идеясе туа. Шул ниятне чынга ашыру өчен, Чехиядән махсус принтер кайтартып, ул эш тә җайга салына.
Дини китаплар басыла башлый, әмма күзләре күрмәүче мөселманнарны гарәп хәрефләрен укырга ничек өйрәтергә? Марсельнең чит илләрдә үзләштереп кайткан белеме һәм тәҗрибәсенең кирәге чыга. Тәүге чиратта аның башлап йөрүләре белән «Сөләйман» мәчетенең уку-укыту бүлегендә, Казандагы сукырлар оешмасының китапханәсендә, «Рамазан» мәчетендә, Казан Ислам көллиятендә сукыр кешеләргә гарәп алфавитын өйрәтү курслары эшли башлый. Аңа кадәр дини китапларны уку бәхетеннән мәхрүм ителгән күзләре күрмәүчеләр өчен моның нинди уңыш һәм куаныч булганын күз алдына китерергә буладыр.
Марсельнең бу эше яхшы гына тамыр җәеп җибәргәч, ул сукыр кешеләр өчен файдасы ягыннан шундый ук дәрәҗәдә әһәмияткә ия булган башка эшчәнлек белән дә шөгыльләнә башлый. 2010 елда Казанның сукырлар оешмасында күзләре күрмәүчеләрне компьютер, интернет серләренә өйрәтүче Эдуард Ибраһимов белән бергәләшеп, алар сукырлар өчен навигация системасын ясау эшенә тотыналар. Ул системадан файдалану өчен кешегә смартфон, аңа кертелгән махсус программа һәм GPS (Джи Пи Эс дип укыла) навигатор дип аталучы җайланма таләп ителә. Смартфонның хәтеренә сеңдерелгән географик карталарны укып, программа, мисал өчен, кеше шәһәр буенча барганда, аның әйләнә-тирәсендә, як-ягында нинди биналар, кибетләр, тукталышлар урнашканын сөйләп бара. Бу сукыр кешегә урамга чыккач, югалып калмаска, ориентлашырга, кирәкле юнәлешне табарга, урын белән танышырга мөмкинлек бирә. Кыскасы, бу җайланма һәр җирдә озата баручы ролен башкара.
«Программага хәзер Татарстанның күпчелек шәһәрләренең карталары кертелгән, кайда нинди авыл булганын да белеп була. Бик уңайлы нәрсә, шәхсән үземнең аның ярдәме белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәрләрендә йөреп кайтканым булды», - ди Марсель.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading