Эш башлаучы яшь фермерларга ярдәм итү программасының субсидия күләме үзгәрде. Бу хакта журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.
– Быел яшь фермерларга грант рәвешендә бирелә торган дәүләт ярдәме ике тапкыр арттырылды һәм аның күләме 250 млн сумга җитте, – диде ул. – Ел саен грант буенча конкурслар була иде дә, кайбер фермерлар яхшылап әзерләнсә дә, үтә алмагач, безгә үпкә белдерә иде. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, акчаның бик аз күләмдә бүлеп бирелүе иде. Быел министр Марат Әхмәтов кемнең документлары яхшы әзерләнгән һәм алар чыннан да грант отарга лаеклы, аларга катнашу хокукы бирде.
Ришат Хәбипов әйтүенчә, төп гранттан тыш, өстәмә ярдәм дә булачак.
– Һәр программага да («гаилә фермасы», «кооперативлар», «башлангыч фермер») 250 миллионышар сум акча бүлеп бирелде. Финанс мөмкинлекләрен караганнан соң, икенче этапка бара торган конкурска министр Марат Әхмәтов тагын 100 млн сум акча бүлеп бирергә дигән карар чыгарды, – диде ул.
Таләпләр
Таләпләргә килгәндә, Ришат Хәбипов аңлатуынча, программада катнашучы, беренчедән, законлы рәвештә фермер булып теркәлергә тиеш. Моны ул дәүләт салым инспекциясендә эшли. Икенчедән, аның бердәнбер эш урыны шул фермер хуҗалыгы булырга тиеш. Моннан тыш, грантта катнашыр өчен, фермер хуҗалыгы буларак теркәлгәннән соң 24 айдан артык вакыт узарга тиеш түгел. Өченчедән, фермерның бизнес-планы булу шарт. Аны грант отканнан соң биш елга җитәрлек итеп төзергә кирәк. Фермерның үзенең исә авыл хуҗалыгы өлкәсендә белеме булырга, шәхси хуҗалыгында мал тотарга тиеш.
– Программаны камилләштерү максатыннан, фермерлар белән дә киңәшләшеп, ел саен үзгәрешләр кертәбез. Күп документ җыеп җәфаланмасыннар өчен, аларның күбесен бердәм мәгълүмати системадан алу ягын карыйбыз, – ди министр урынбасары.
Фермерлар очраша торган проблемаларны билгеләгәндә, Ришат Хәбипов җир һәм акча мәсьәләләрен әйтте.
– Эшен башлап җибәрүче кешегә без кармак бирәбез, ләкин аның үзенең дә күпмедер күләмдә милке, җире булырга тиеш. Шуңа күрә иң зур проблемаларның берсе булып җирнең булмавы яки җитмәве тора. Аннан соң, аның үзенең дә гранттагы суммадан кимендә ун процент акчасы булырга тиеш, – диде ул.
Бүгенге көндә фермерларга биш процентлы ташламалы кредит бирү программасы барлыгын да әйтте. Фермерлык буенча алга киткән районнар дигәндә, Буа, Мамадыш, Кукмара районнарын атады.
«Башлангыч фермер» программасының грант күләме нинди тармакта шөгыльләнүенә карап төрле: үсемлекчелек, яшелчәчелек, кошчылыкка – 1,5 млн сумга кадәр, мөгезле эре терлек, сөтчелек тармагында эшләүчеләргә – 3 млн сумга кадәр.
Гаилә фермаларын үстерүгә юнәлтелгән программага – 10 млн сумга кадәр. (Мөгезле эре терлек һәм сөтчелек белән шөгыльләнүче фермерларга – 10 млн сум, кошчылык белән шөгыльләнүчеләргә, ат, сарык үрчетүчеләргә – 7,5 млн сумга кадәр)
Кооперативлар үстерүгә юнәлдерелгән программа буенча бер кооперативка – 35 млн сумга кадәр.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар