16+

Кайбычта боз яуган (ФОТОЛАР)

12 май көнне синоптиклар көчле җил, давыл турында кисәткәннәр иде. Чынлап та кичә Казанда, республиканың кайбер районнарында яңгыр, җил дулап алды. Башкалада кайбер урамнарда яшен аркасында утлар сүнде. Светофорлар эшләмичә, юлларда бөкеләр хасил булды.

Казаннан 100 километр тирәсе ераклыкта, Кайбыч районында хәтта боз яуган. Шөкер, боз артык зур булмаган, зыян күрүчеләр юк.

Татарстанның Гадәттән Тыш хәлләр министрлыгы юлларда сак булырга куша. Давыл 13 майга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе давыл вакытында җил тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә мөмкин дип кисәтә.

Фотолар: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading