16+

Кайда сез, транспорт йөртүчеләр?

Халык һаман, эш юк, дип зарлана, күпләр еллар буе эш урыны таба алмыйча интегә. Бактың исә эшлим дигән кешегә эш урыннарының исәбе-хисабы юк икән. Кичә Химиклар мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү максатыннан оештырылган вакансияләр ярминкәсендә барлыгы 16,5 меңгә якын эш урыны тәкъдим иттеләр.

Кайда сез, транспорт йөртүчеләр?

Халык һаман, эш юк, дип зарлана, күпләр еллар буе эш урыны таба алмыйча интегә. Бактың исә эшлим дигән кешегә эш урыннарының исәбе-хисабы юк икән. Кичә Химиклар мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү максатыннан оештырылган вакансияләр ярминкәсендә барлыгы 16,5 меңгә якын эш урыны тәкъдим иттеләр.

Биредә халык иртәдән үк умарта күчедәй гөж килә иде: яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә, пенсионерлар да эш эзләү белән мәшгуль. Ярминкәдә 52гә якын шәһәр предприятиесе, нигездә, эре заводлар, шулар арасыннан 11 транспорт предприятиесе эш урыннары тәкъдим итте. Иң күп эш урыннары тәкъдим итүчеләр арасында «Метроэлектротранс» МУП (91 эш урыны), Республика хезмәт отрядлары үзәге (250 эш урыны), Мәскәү һәм Киров районнарының хәрби комиссариат бүлеге (160 эш урыны), «Камстройтехсервис» ААҖ (54 эш урыны) һ.б. беренче урынны алып тора. Һәрвакыттагыча, эшче профессияләргә ихтыяҗ зур: оешмаларга автобус һәм троллейбус йөртүчеләр, инженерлар, механиклар, машина юучылар таләп ителә. Шулай ук пешекчеләргә, слесарь һәм токарьларга, эретеп ябыштыручыларга, йөк төяүчеләргә, ишегалды себерүчеләргә, сакчыларга, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләргә һ.б. сорау зур. Хезмәт хакына килгәндә исә болайрак: шоферларның уртача хезмәт хакы 5-25 мең, пешекчеләрнең 4611-20 мең тирәсе, токарь булып эшләсәң, 8-25 мең түлиләр, слесарьларның хезмәт хакы - 7-20 меңгә, эретеп ябыштыручыларныкы 10-20 меңгә тигез һ.б.
Хатын-кызлар, нигездә, хезмәт хакы аз булса да (6 меңнән башлап), кассир эшенә өстенлек бирсәләр, ир-атларны шофер, экскаватор машинисты, сакчы кебек профессияләр кызыксындыра. Эш урыннарының күбесендә төп таләп - азмы-күпме хезмәт стажы булу. Шуңа күрә, яшьләргә эшкә урнашу мөмкинлеген зур дип әйтеп булмый.
Сүз уңаеннан, быел эшсезлек буенча түләнә торган пособиенең күләме артмаячак: ул 850 сумнан 4900 сумга кадәр булачак. Үткән елны ТРның эш белән тәэмин итү хезмәтендә 28 меңгә якын эшсез теркәлгән булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading