16+

Кайнар суга тилмермәбез кебек

Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин: «Әгәр торак йортларга кайнар су бирү 21 көннән соң да тоткарланса, шул участокта үткәргечләрне төзекләндерүче подрядчы оешма штрафка тартылачак», - дип кисәтте.

Кайнар суга тилмермәбез кебек

Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин: «Әгәр торак йортларга кайнар су бирү 21 көннән соң да тоткарланса, шул участокта үткәргечләрне төзекләндерүче подрядчы оешма штрафка тартылачак», - дип кисәтте.

Казанда киләсе ягу сезонына күпфатирлы 5548 торак йортны һәм бюджет хисабындагы 763 бинаны әзерләү бурычы тора. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, хәзер 6 нчы һәм 8 нче, шулай ук 20 нче белән 21 нче җылылык үткәргеч трассаларында төзекләндерү эшләре бара. Салкын су үткәргечләрдә 42 километр торба яңага алмаштырылачак. Мәгълүм булганча, узган ел Россия Оборона министрлыгы Казанның Аракчино бистәсендәге һәм Октябрь шәһәрчегендәге котельныйларны финанслаудан туктату сәбәпле, кискен хәл килеп чыккан иде. Мэр Илсур Метшин: «Ярый әле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм күрсәтте. Котельныйларны төзекләндердек, элеккеге хәрбиләр яшәүче шәһәрчекләрдәге күпфатирлы 27 йорт кышны исән-имин кышлады. Казанда ведомство котельныйлары шактый һәм алар төзекләндерү таләп итә», - диде, әлеге вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп. Соңгы елларда 19 котельный яңа технологияләр кулланып төзекләндерелгән, тагын 22 котельный чират көтә.
Борисково бистәсе тирәсендәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләр шактый еллар кайнар суга тилмерде. «Көньяк сәнәгать районындагы җылылык үткәргеч трасса төзеп бетерелде. Кайнар су белән тәэмин итү мәсьәләсе, ниһаять, чишелде», - диде Искәндәр Гыйниятуллин. «Җылылык белән тәэмин итү турында»гы федераль закон (27.07.2010 ел) таләбе буенча Казан шәһәренең җылылык челтәре схемасы әзерләнә. Әлеге документта гамәлдәге үткәргечләр һәм яңа микрорайоннарга бәйле үсеш юнәлешләре чагылдырылырга тиеш. Схеманы быел ук кабул итү зарур. Югыйсә «Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды» торак йортларга капиталь ремонт үткәрүгә акча күчермәячәк. Казанда искергән йортларның әле яртысы гына капиталь төзекләндерелү бәхетенә иреште.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading