Эшмәкәр әйтүенчә, халык кыска аяклы, юан ботлы кобб 500 токымлы бройлерга өстенлек бирә икән. Казларның исә эрерәкләрен сайлыйлар.
– Итенең тәмлелеге буенча, элеккеге авыл казларына җитми инде. Ул Венгерская токымлы дип атала, ләкин аларның авырлыгы өч килограмм гына була иде. Хәзер бит кешегә андый кечкенә казлар кирәкми. Җиде килограммлыны сорыйлар. Рәхмәт әйтеп, биш килограммлыны алып китә ул, әмма икенче елны килмәскә мөмкин. Башка җирдән җиде килолыны барып ала да, бераздан: «Нишлим икән, үләләр бит», – дип, миңа шалтыраталар. Аннан соң хәзер үрдәкләр майлы түгел. Майлылыгы 16-17 процент кына. Аның каравы ите бик тәмле, – ди ул.
Илсур Әхмәтовтан чебиләр авырмасын өчен үткәрә торган профилактика чаралары турында да сораштык.
– Инкубатордан чыккач, чебиләргә өч көн антибиотик эчертәм. Шуннан башка бүтән берни дә биргән юк. Күпчелек кеше бер тәүлеклекне түгел, ә бер айлыкны ала. Мин үзем бер тәүлеклекне алсаң яхшырак дип саныйм. Алар нык була. Хәтта Мәскәүгә кадәр алып барсаң да, берни булмый. Шуңа күрә үз өеңә алып кайтып, чиста, җылы ызбага җибәрсәң, алар анда ияләшә, стресс кичермиләр. Аннан соң чебиләрнең беренче-икенче партияләре дә бик әйбәт була. Ә бер айга кадәр үстерә торган чебиләргә без, буыннары ныгысын өчен, ике атна дәвамында комбиазык (корбикорма) кына ашатабыз. Ике атнадан соң аны бодай белән аралаштырып бирә башлыйбыз, чөнки бөтен кешенең дә комбиазык кына ашатырга мөмкинчелеге юк. Шулай итеп, без чебиләрне башка ризыкка да өйрәтәбез, – ди эшмәкәр.
Сатудан калганнарын үзләре үстерә икән. Узган ел, мәсәлән, меңгә якын бройлер, үрдәк, каз калган. Аларны авылда биш-алты әби чакырып йолкыталар да Казанга алып барып саталар.
– Быел яз соңрак килгәч, эшебез авыррак бара. Чеби өсте-өстенә чыга. Бәясе дә арзанрак. Бер айлык чебиләрне 6 апрельдә алдылар. 2 меңнән артыгы калып торды. Аның өстенә тагын чыкты, – ди ул.
Әхмәтовлар, өйләреннән ерак түгел генә, чебиләр өчен ферма да төзеп куйганнар.
Барлык кеше дә чеби, каз бәпкәләрен инкубатордан чыгаручыдан килеп ала алмый бит. Еш кына алар урамда машина белән сатучыдан да алалар. Моңа карата Илсур абыйның да фикерен белдек.
– Күпләп сатып алучылар миннән дә алып китә. Алар, мәсәлән, бер көнне күпмесендер сата да, калганнары машинада төн чыга. Икенче көнне тагын чыгып китәләр. Урамда эссеме-салкынмы, кош-корт ашаганмы-юкмы, анда аның эше юк. Шуңа күрә авыл халкы, андый машиналардан сатып алганда, бик игътибарлы булсын иде. Карап торышка ук начар, хәлсез, ябык булганнарны алмаска кирәк, – дип киңәш итә ул.
«Кош-корт алдында һәрвакыт су һәм азык торсын»
Питрәч районының Шихазда авылында яшәүче, чебиләр алып кайтып сатучы, бройлер, күркәләр үстерүче Зөлфия Шәйхелисламова кош-кортлар турында барысын да белә. Газета укучылары белән ул бик файдалы киңәшләре белән дә уртаклашты.
Комментарийлар