16+

Каз канаты каурый-каурый

Ял саен каз өмәләре хәзер авылда. Каз бәлешләре, каз тәбикмәкләренең сәгате суккан чак. Ул көнне Фәридә дә иртәнге өчтә торып, ике күәс чиләге белән камыр куйды. Кош-корты башка еллардагы кебек әллә ни күп булмаса да, бөтен авылдашларын чакырып, бары белән зурлап үткәрәсе килде аның каз өмәсен.

Каз канаты каурый-каурый

Ял саен каз өмәләре хәзер авылда. Каз бәлешләре, каз тәбикмәкләренең сәгате суккан чак. Ул көнне Фәридә дә иртәнге өчтә торып, ике күәс чиләге белән камыр куйды. Кош-корты башка еллардагы кебек әллә ни күп булмаса да, бөтен авылдашларын чакырып, бары белән зурлап үткәрәсе килде аның каз өмәсен.

Җәйдән үк әйткән сүзе бар. Яз көне авылдашлар очрашуыннан да Буралы халкының түбәсе күккә тиеп, бик канәгать булып таралышкан иде. Читтә яшәп, озак еллар туган туфракка аяк басмаганнар өчен дә кайтырга бер сәбәп булды ул. Һәммәсенә чакырулар яздылар. Бара торгач, 400-500ләп халык җыелгандыр. Урам уртасында табын корып, казаннар асып, пылаулар пешереп, самавырлар кайнатып, гөр килделәр. Шул чагында ук әйткән сүзе бу Фәридәнең. «Сәгадәтем, туганнарым, улым исән-сау булса, Ходай ризалыгы өчен чыкмаган хәерләрдән булыр...» - дия-дия ниятли ул аны. Клуб мөдире Ләйсән Зариповага өмә турындагы серен шул чагында ук тишеп тә куя. Биш куллап риза инде Ләйсән. Болай да авылдашлары аның тирәсенә тупланырга гына тора. Киңәш итеп сүз башласалар, аның артында инде өлгергән тәкъдим ятуын чамалый Ләйсән. Клубта «Сердәшләр» ансамбле оештырып җибәрүгә дә, аннан бергәләп шунда ук бәйләм түгәрәге эшләп китүгә дә авылдашлары үзләре сәбәпче. Хәзер инде әнә аэробикага йөрүләре. Алар җыелып төшүгә, Ләйсәннең үлән, гөлҗимеш чәйләре әзер була, диләр. Фәридә - шулар арасында җил-давыл булып башлап йөрүчеләрнең берсе. Авыру ирен «Ока»сына утыртып әле бер, әле икенче дәва эзләп чабучы, үз борчулары үзенә җиткән ханымдыр бу дип уйламассың да. Иренең күзләренә туры карап «Син миңа кирәк әле. Мин сиңа кирәк әле»не аның кадәр ихластан көйләүче дә, мөгаен, юктыр, диләр.
* * *
Фәридә һәм Сәгадәт Шәйдуллиннарның каз өмәсенә чакырып капкаларына белдерү чыгарып элүләренә нәкъ бер атна бүген. Вәгъдә - иман. Көткән көн килеп тә җитте. Авыл чите ил чите түгел. Шылт итсәң дә ишетелә. Бала-чагасыннан алып таякка таянган әбиләргә хәтле килгән. Өмәдән бигрәк, кызык күрми калмагаем, дип килүчеләре дөнья. Иртәннән үк Сабан туемыни, капка төбеннән үк халык гөр килә. Санасаң, 100дә генә бетәрме икән. Гармунчылары гына да өчәү. 80ен ваклап баручы Рәфкат абый Җиһангиров та тальянын күтәргән, милли киемнәрдән килгән авыл үзешчәннәре җырлап-биеп, җыелган халыкның күңелен күрә. Ишегалдында буларын атып, казан белән пылау пешә, самавыр кайнап утыра. Өстәлдә чәкчәкләр, беткәннән беткәнгә өйдән кайнар тәбикмәк чыгаралар. Теге ике күәс камырдан тәбикмәк пешерергә Зөлфирә Хуҗинаны бастырганнар. Ә чәкчәккә килсәк, Фәридә барында бу эшкә җөрьәт итеп тотынучы да булмас кебек. Чөнки туйларга, мәҗлесләргә халык чәкчәкне нәкъ менә аңардан пешертә. Төп кәсебе дә башлыча шул хуҗабикәнең.
* * *
15-20 казны гына уйламыйлар да инде монда. Үткән ел әнә «эх» та итмичә, өмәчеләре бер көндә 100 (!) үрдәген хәл итеп киткәннәр Фәридәнең. Эш быел да тулысынча конвейерга куелды. Хуҗаларның алты бүлмәле өйләре тулысынча өмәчеләр карамагында. Каз йолкучылар - бер, баш-аяк пешекләүчеләр икенче якта. Урта бүлмәдә әбиләр канат сыдыра, теләкләр тели-тели, хуҗаларның 23 яшьлек уллары - эретеп ябыштыручы булып эшләүче Илназга атап, мендәр тутыра. Эчтәрәк сый-нигъмәттән сыгылып утырган ике буй табын. Күңелсезләнергә жай да юк. Уен-көлке, җыр, гармун тавышы тынып тормый. Кайнашалар. Һәркайсы үз юлында үз эше белән мәшгуль. Ул арада өмәчеләрне сәламләргә, аны оештыручыларга, матур йолаларыбызны санлап яшәүче киң күңелле хуҗаларга рәхмәтләрен җиткерергә Чубар-Абдул җирле үзидарә җитәкчесе Нияз Фәтхетдинов белән Азнакай районы һәм шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Салават Миңнеханов та килеп җитә.
* * *
Өйдәге эшне тиз тотты өмәчеләр. Чишмәгә төшү үзе бер тамаша булды. Бәйрәмчә итеп, чигүле сөлгеләр белән бизәлгән атларга төялгән бала-чага алдан китте. Алар артыннан йоласына туры китереп, сыдырылган канат чәчүче кызлар бара. «Киләсе елга да казлар күп булсын, су юлын белеп калсын», димәктән инде болары. Шул юлдан кәс-кәс атлап, көянтәләргә каз түшкәләре аскан көяз кызлар атлый. Буралы чишмәсе буенда да самавыр кайнап тора иде. Бала-чагага, авыл халкына онытылмаслык бер бәйрәм булды. Өздереп-өздереп алган җиле булмаса, әле йөзек салышлы, чүпләмле уйнап та берара юанасылар иде.
* * *
Чишмә буеннан кайтуга өмәчеләргә сый әзер иде инде. Олылар чыгуга, көне буе шул тирәдә кайнашкан 30-40 бала кереп утырды. Әзер сый-нигъмәткә үрелүче куллар никадәр күбрәк була, аның бәрәкәте шуның кадәр арта, диләр. Шулай гына була күрсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading