16+

Казах дәүләтендә – татар бәйрәме

Төрки туганнарыбызда кунак булып кайттык әле. Сәфәребезнең асыл максаты - чит дәүләттә гомер итүче милләттәшләребезгә Сабан туе оештыру булса (мин инде бу хакта газетабызның 17 июль санында яздым), үзебез өчен дөнья күреп кайту форсаты кадерле булды. Казахстан Республикасының Актүбә шәһәренә сәяхәт кылуыбыздан алган тәэсир-кичерешләр сезнең өчен дә кызык булыр дип...

Казах дәүләтендә – татар бәйрәме

Төрки туганнарыбызда кунак булып кайттык әле. Сәфәребезнең асыл максаты - чит дәүләттә гомер итүче милләттәшләребезгә Сабан туе оештыру булса (мин инде бу хакта газетабызның 17 июль санында яздым), үзебез өчен дөнья күреп кайту форсаты кадерле булды. Казахстан Республикасының Актүбә шәһәренә сәяхәт кылуыбыздан алган тәэсир-кичерешләр сезнең өчен дә кызык булыр дип...

Президентыбыз Указы нигезендә, Татарстанның төрле районнары соңгы елларда татарлар күпләп гомер итүче төрле төбәкләрдә даими рәвештә Сабан туйлары оештыра. Нурлат районы хакимиятенә исә быел бу бәйрәмне Актүбә шәһәрендә үткәрү бурычы йөкләнелгән булган. Әлеге делегация составына мин дә эләктем.
Җитәкчеләр утырган джип, өч «КамАЗ», суыткыч урнаштырылган «ГАЗ»ель, өч автобус... Бу сәфәргә чыккан Нурлат делегациясенең инде икенче составы икән. Безгә кадәр бер атна алдан, Сабан туе узачак мәйданга «өйләр» салу өчен, бурачыларны җибәргәннәр.
Аллага тапшырып, пәнҗешәмбе көнне кичке 8ләрдән соң «ПАЗ»икка 14 спортчы төялешеп, колонна белән юлга кузгалдык. Спортчы дигәннәрем - төрле авырлыктагы көрәшчеләр һәм судьялар. Хәер, Сабан туенда күпчелек көрәшчеләрнең барулары әрәмгә генә булып чыкты. Мәйданда иң югары авырлыктагы абсолют чемпион титулына гына көрәштерделәр. Юлдашларыбызга якынрак тукталсак, ике машина йөртүче, җитәкчебез - Әнәс Нәбиуллин, аның улы (аркан тарту буенча судья) Наил, Нурлатның спорт мәктәбе директоры (көрәш судьясы), адашым Фәнил абый Гайнуллин һәм мин фәкыйрегез. «Корабта хатын-кыз булу хәерлегә түгел», - дигән сүз безнең очракта дөреслеккә туры килмәде. 13 ир-ат арасында утырган физкультура укытучысы Ләйсән Исмәгыйлова төркемебезнең яме, бизәге булды. Өстәвенә авырлыгы 130 килограммнан арткан яшьтәшем Илфат Гыймадиев Президентыбыз бүләк иткән приз - «Fiat» автомобилен отып, аны Татарстанга кире алып кайтып китү бәхетенә дә иреште. Моңа кадәр Мари Эл, Чуашстан, Чиләбе, хәтта Кыргызстан Сабан туйларында көрәшеп җиңүләр яулаган Илфат быел Буа Сабан туенда Ильнар Әхмәтҗановка бил биргән булса, Казахстан Сабан туенда үзе аны сыртына салды. Казахстан спортчыларыннан исә Астана шәһәреннән Эскерхан Осканов өченче урынны Марсель Гөзәеров (Нурлат) белән бүлеште.

Тоз күлендә коенмадык
Көрәшчеләр белән бер автобуста баруы җиңел эшләрдән түгел икән. Пәһлеваннарның көлеп җибәрүе генә дә «ПАЗ»икның тәрәзәләрен зыңгылдатып тора. Ә мондый шартларда аю йокысы белән йоклый алсаң гына. Хәер, алар үзләре шулайрак итә дә бугай. Чагыштырмача дүрт сәгать саен тукталыш ясый-ясый бара торгач, икенче көнне Оренбургны уздык. Төшке ашка Соль-Илецк шәһәре янына килеп, юл өстендәге кафега тукталдык. Бирегә күпләр тозлы суда коенып тәннәренә сихәт алырга йөри икән. Кызган автобуста бара-бара тирләп беткән юан гәүдәле көрәшчеләр: «Башны гына булса да тыгып аласы иде», - дип күпме ялынса да, җитәкчелек су коенып алу өчен тукталыш ясарга рөхсәт итмәде.
Беренче казахларны без әлеге дә баягы Соль-Илецкига җиткәч үк очраттык. Ырынбур якларында бездәге сыман шаулап торган урманнар юк, инде ул тирәдән үк корылык, эшкәртелмәгән далалар, чүлләр, комлы кызыл туфрак башлана. Безнең колонналарда авыр йөк машиналары да булганлыктан, авырлык контроле аша узып артык акчалар түләмәс өчен, юл уңаендагы шәһәрләрнең гел читеннән генә узарга туры килде.

Таможня
Тоз шәһәреннән кузгалып бер сәгать тә узмагандыр, илнең чигенә барып җиттек. Юлдашларым әлегәчә кулга тотып барган фотоаппаратымны яшереп куярга киңәш бирде, чөнки биредәге объектларны фотога төшерү тыела икән. Коралланган Россия федераль иминлек хезмәткәре автобуска кереп, кеше башын санагач, кәгазь кисәге тоттырып, капкадан уздырды. Без, «ПАЗ»икны бушатып, паспорт күрсәтергә чиратка тезелдек. Аннан кире төялеп, Казахстан чик сакчылары аша узганда янә шул процедураны кабатладык. Кулларыбызга исем-фамилия, туган ел, гаилә хәле, гражданлык һәм максатларыбыз язылган мөһерле кәгазь кисәге тоттырдылар. Әлеге кәгазь Казахстанда бер ай дәвамында яшәү хокукы бирә икән. Нәкъ бер сәгать дигәндә, безнең спортчылар составы Казахстан җиренә аяк басты. Бездән алданрак килгән автобустагы биш яшүсмер әти-әнисенең икесеннән дә рәсми рөхсәт алмаган булган. Ә бер «КамАЗ» йөртүче, гомумән, паспортын өендә онытып калдырган. Шулар аркасында, җирле хакимият белән аңлашып эшне тәмамлаганчы, кызу Казахстан кояшы астында тагын бер сәгать вакытыбызны җилгә очырдык. Ахыр чиктә, Актүбә губернаторының шәхси үтенече белән, барыбызны да чиктән үткәрделәр. Ә колоннабызны җитәкләргә ЮХИДИ машинасы килде.

Бормалы да сырмалы Казахстан юллары...
«Айналып өтү» дип язып, комга бастырып куелган беренче юл тамгасы безне чиктә үк кояшта җемелдәп торган ачык чырае белән каршы алды. «Айналып өтә»селәр алда булган икән шул. Чиктән алып Актүбәгә кадәр сузылган 110 чакрым юлны, дөресрәге, юлсызлыкны өч сәгать буе даңгыр-доңгыр әйләнә торгач, бераз төшереп алган көрәшчеләр чыннан да айныдылар. Бу юлларны ураган чакта кисәк кенә үзебезнең Казан искә төште. Ник дигәндә, биредә дә менә дигән итеп юллар, күперләр салып яталар, ә кунаклар һәм шәһәр халкы ул арада машинасын җимереп, чокыр-чакыр аша, әллә кайлардан әйләнеп юл яра торырга тиеш бит. Шушы 110 чакрым аралыкны үткән чакта юлыбызга кыр уртасында әллә өч, әллә дүрт мәһабәт зур элеваторлар очрады. Әмма юл кырыйларында берән-сәрән үсеп утырган сары башлы көнбагыш чәчәкләреннән кала, иксез-чиксез Казахстан далаларында бер генә чәчелгән җир дә очрата алмадык. Аның каравы әле уңда, әле сулда ерактан ук кыр уртасында урнашкан манаралы авыллар каршы ала тора. Якыная төшкәч, авыл дигәннәребезнең зират өсте икәнлеге аңлашыла. Казах халкы, әллә буш яткан җирләре бихисап булганлыктан, әллә йола кушканга, җирләнгән мәет өстендә шулай төрбәләр корырга гадәтләнгән. Ул төрбәләрнең кайберләре чып-чын мәчетләрне хәтерләтеп, айлы гөмбәзләрендә кояш нурларын уйнатып каршы ала. Юл өстендә калган авыллар да безнең өчен ничектер сәер тоелды. Бездәге авылларның күбесе чишмә тирәләренә урнашкан булса, биредә поезд шпалларыннан яисә кирпечтән салынган тигез почмаклы өйләр яп-ялангач кыр өстендә кукыраешып утыра. Шәһәргә барып җиткәнче, бер генә җирдә сулыкка тап булдык. Ә асылда - корылык, дала, чүлләр... Ирексездән Разил Вәлиевнең Әфганстан турындагы сәяхәтнамәсе искә төшә. Аныңча итеп: «Кабул ит мине, Казахстан!» - диярсең. Кырык градуслы эсседә коры, комлы һаваны сулый-сулый, юлсыз даладан барасың да барасың. Бертуктаусыз су эчәсе килә. Бездәге шартларда биредәге кадәр су эчелсә, мөгаен, адәм баласы шартлар иде. Ә монда хәтта кысталмыйсың да, чөнки барысы да «эх» дигәнче тир белән чыга да бетә.
Актүбәгә килеп җитәрәк безне казах кардәшләр каршы алды һәм үзләре әзерләгән җирле автобусларга күчереп утыртты. Биредә безнең транспортка шәһәр эчендә ирекле хәрәкәт итү тыела икән. Җитәкчеләр техник мәсьәләләрне чишкән арада, мин каршы алучыларыбыз белән таныша тордым: мәдәният идарәсе хезмәткәре Алибәк Таубатыров, филармониянең концерт бүлеге мөдире Муратбәк Дарибаев, өлкәдәге курчак театры директорының урынбасары Алакай Табетдинов, библиограф Аемгуль Уразбәкова. Безне озата барган ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләрен Арман Ногманов белән Асылхан Аблаев буларак таныштырдылар.

Уйларымнан кире кайткан чак
Шәһәргә кергәндә үзеңне Түбән Камада яисә Яшел Үзәндә итеп хис итәсең. Анда бөтен җирне торбалар белән уратып алганнар, монда морҗалардан төтен чыга... Әйтерсең лә казахлар шул сәнәгать юлы белән генә акча эшли. Җимерек юлдан буш далаларны күзәтеп килгән чакта: «Казахстан Республикасы СССРдан аерылып хата ясаган. Безгәме соң юллардан зарланырга. Шөкер, басуларыбыз тулы икмәк үсә», - дип, казахлар өчен көенеп, үзебез өчен сөенә-сөенә килгән идем дә, шәһәрнең эченә кереп, «Актүбә» кунакханәсенә урнашкач, бу уйларымнан кире кайттым. Безгә юл күрсәтә баручы Мохтар әфәнде дә миңа кире җиргә кайтырга ярдәм итте. Баксаң, алар бодайны былтыр күп чәчкән булган һәм уңыш артык мул булып, элеваторлар тулгач, быел кайбер далаларны ял иттерергә уйлаганнар. Ягъни кардәшләребез чәчүлек җирләрнең күләмен алдан билгеләп эш йөртә булып чыкты. Кунакханәгә урнашып, телевизор каналларын актара башлагач, кардәшләребездән көнләшә үк башладым. Казах телендә унлап телеканал күрсәтеп тора. Юмор каналы да, мультфильмныкы да, киноларныкы да, дин буенча да, яңалыклар өчен дә аерым телеканаллар бар биредә. Ни дисәк тә, бәйсез дәүләт бәйсез дәүләт шул...
Болай кунакханәдә төн кунып чыгу кеше башына 1200 сум булса да, бездән 700 сумнан гына акча алдылар. Боларда акча берәмлеге булып тәңкәләр йөри икән. ВТБ банкына барып, бер тәңкәсе 4 сум 75 тиен хисабыннан акча алыштырып кайттык. Шәһәр үзәге матур, чиста. Урамда бер генә ташлап калдырылган чүп әсәре дә күрмәссең. Бездәге сыман чат саен тәмәке көйрәтүчеләр дә юк. Монда җәмәгать урыннарында андый галәмәт тыелган икән. Баш кала булмаса да үзләренең футбол стадионына кадәр бар. Футбол сөюче нурлатлылар: «Эх, бездә дә булсын иде шундый инфраструктура», - дип уфтанышып та алды. Урамнарда йөргәндә күзләр русча язулардан ял итә, зур хәрефләр белән язылган татарчага охшаш рекламаларны, төрле атамаларны күреп, күңел сөенә. Менә ул бәйсез төрки дәүләт нинди була икән дип куясың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading