Казанда барган Студентларның халыкара җәйге Уеннарында Россия җыелма командасы, медальләр саны буенча, ил тарихында СССР җыелма командасы ирешкән үрне узып китте. Казандагы халыкара Уеннарда Универсиадаларның 59 рекорды куелды.
«Kazan-Arena» футбол стадионында үткәрелгән матбугат конференциясендә Россиянең спорт министры Виталий Мутко: «Мәскәүдә 1973 елдагы Уеннарда совет командасы 134 медаль (шуның 68е алтын) яулаган булса, Россия командасы Казандагы Универсиадада 16 июльгә үк 250 медальле (126сы алтын) иде инде», - дип, сөенечен уртаклашты.
- Татарстан җитәкчелеге искиткеч тырышлык күрсәтте, Универсиада Олимпия уеннары дәрәҗәсендә үтте. Казан ул эшли белә. Сочи мэры да Универсиада чорында Казанда яшәп торсын, әй, карасын, өйрәнсен иде, - диде ул.
Россиянең спорт министры: «Урлашулар булды», - дигән имеш-мимешләр ишетелә. Казанда спорт корылмалары төзелешенә 47 миллиард сум тотылды. Интернетта чыгымнарның һәр пункты күрсәтелгән. Гайбәт таратырга түгел, ә төзелешләргә сөенә белергә кирәк», - дип, аерым басым ясап әйтте.
Казан Универсиадасына хезмәт күрсәткән автобуслар, иминлек терминаллары 2014 елда Олимпия уеннары булачак Сочи шәһәренә китәчәк.
Комментарийлар