Республикабызда «Яңа Тура» технополисы төзелеп, әкренләп Казандагы базарларның барысы шунда күчеп бетәчәге турындагы сүзләр инде күптәннән йөри иде. Бу технополисның бөтен Идел буенда күмәртәләп һәм берәмләп сатып алу, ял итү һәм күңел ачу үзәгенә әвереләчәге турында да сөйләделәр. Әлеге проектта эшмәкәрлек, сәнәгать, белем бирү - барысы бергә үрелергә тиеш. Бу...
Туп-туры «Яңа Тура»га - бушлай автобусларда
«Яңа Тура» («Яңа Тура» атамасы яңа торак, ныгытма, шәһәр дигәнне аңлата) турында кемнән генә кызыксынып карасам да, үземә үк: «Кайда урнашкан соң ул?», «Ачылмагандыр әле ул!», «Белмим, ишеткәнем юк», «Анда нәрсә сатыла?» - кебек сорауларны яудыра башладылар. Боларның барысына да ачыклык кертер өчен, «Яңа Тура» технополисының үзенә барып кайтырга булдым. Өстәвенә анда берничә тукталыштан бушлай автобуслар йөри башлады. Үзем исә «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янындагы тукталыштан барырга уйладым. Анда шулай ук Тимер юл вокзалыннан, Компрессорлар заводыннан, ЦУМ һәм Урман аръягы бистәсеннән дә һәр сәгать саен автобуслар йөреп тора икән. «Яңа Тура» технополисына автобуслар сәгать иртәнге 8дән йөри башлый. Автобусның шоферы әйтүе буенча, Казанга иң соңгы маршрут кичке дүрттә кайтып китә. Шулай итеп, ун туларга ун минутлар тирәсендә «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янына чыктым. Минем шикелле, тукталышның кайсысыннан китә икән инде бу автобус дип (ул тирәдә автобуслар берничә җирдә туктый бит), баш ватып йөрмәгез, туп-туры Макдоналдс урнашкан яктагысына килегез. Монда бер кеше дә юк бит дип тә аптырамагыз. Чыннан да, әлегә технополиска йөрүчеләр әллә ни күп түгел. Автобус килгәнен озак көтәргә туры килмәде үзе, сәгать унда ул кузгалып та китте. Бу маршрут турында кешенең белеп бетермәгәнлеге сизелеп тора, «Яңа Тура»га ярымбуш зур кызыл автобус белән киттек: салонда нибары 12 кеше иде.
Технополис Яшел Үзәнгә бара торган юлда урнашкан. Үз машинаң белән барсаң да, кайда икән инде ул дип баш ватасы юк, чөнки юл буенча әллә ничә юл күрсәткече очрый. Бару вакытына килгәндә, якынча 40-45 минут чамасы килеп чыкты. Бүгенге көндә Казанның бер башыннан икенчесенә бара башласаң, берничә сәгать вакыт кирәк булуын исәпләсәң, моны бик озак дип әйтеп тә булмый.
Менә нинди ул зур базар!
Автобустан чыгуга ук, игътибарымны тирә-яктагы зур-зур павильоннар җәлеп итте: кайсы инде төзелеп бетеп килә, кайсында әле төзелеш эшләренең нәкъ урак өсте. Булачак технополисның мәйданы бик зур буласы, бөтен тирәлекне күзләп бетереп тә булмый. Без, Казаннан алып монда кадәр үк базарга дип килгән 12 кеше, тизрәк яңа гына эшли башлаган бердәнбер павильонга ашыктык.
Җылы, якты, яңа, чиста, биек һәм иркен (!) рәтләрне күрү, әлбәттә, сөендерде. Гадәти базарларга килеп керүгә үк, этеш-төртеш башлана, аннан тизрәк чыгып китү теләге туа иде, бигрәк тә шимбә-ял көннәрендә. Ә монда рәхәтләнеп, ашыкмыйча йөр дә йөр, сайла, киеп кара. Рәтләр бөтенләй буп-буш булыр дип уйлаган идем, әмма бик күп булмаса да, һәрберсендә диярлек халык бар: кем кием сайлый, кем карап кына йөри. Товарның ассортиментына килгәндә, монда әлегә, нигездә, кием-салым гына сатыла: оекбашлардан башлап, курткаларга кадәр, шулай ук кичке күлмәкләр, юбка-блузкалар, урын-җир әйберләре, спорт киемнәре һ.б.ны алырга була. Электр товарлары сата торган бүлек тә бар. Берәмләп алучылар өчен бәяләр шул ук Колхоз базарындагы кебек тоелды. Ә менә күмәртәләп алучылар өчен, кагыйдә буларак, бәяләр бермә-бер түбән. Әйтик, бер кичке күлмәк өчен 1000 сум түлисе була, ә берничәне алсаң, 650 сумга төшә.
Әлеге павильонда ук тамак ялгап алыр өчен бик зур булмаган кафе да ачып куйганнар, шулай ук рәтләр буенча да тәгәрмәчле арбаларда чәй, каһвә, камыр әйберләре сатып йөриләр. Тагын гаҗәпләндергәне шул булды: монда хәтта чәчтарашханә ачарга да өлгергәннәр. Биредә инде эш бара. Килгән-килгән, ике куянның койрыгын берьюлы тотарга - чәчеңә прическа ясатып яки кистереп тә кайтырга мөмкин. Бәясенә килгәндә, хатын-кызларга 250-300 сум булса, ир-атларның чәчен 200 сумга да кисәләр. Технополиста күп җирдә проблемага әверелгән бәдрәфләр турында да онытмаганнар. Кыскасы, биредә сатып алучылар һәм сатучыларның үзләре өчен барлык уңайлыклар да булдырылган.
«Яңа Тура»да сату ике төрле оештырылган: берәмләп тә, күмәртәләп тә алырга мөмкин. Әмма сатып алучылар арасында, товарны махсус күпләп алыр өчен дип, арбалар белән килүчеләр күбрәк иде. Колхоз базарыннан күченеп килгән сатучы Мария апа әйтүенчә, халык Казанның үзеннән дә, республикабызның төрле районнарыннан да, мәсәлән, Чистай, Яшел Үзән, Әлмәт һ.б. килә. Киров, Чуашстан, Мари Эл һ.б. чит өлкәләрдән дә күп йөриләр ди.
«Яңа Тура» инде иртәнге 6да ук үз ишекләрен ача (сатучылар исә 5тә үк килеп җитә): бу вакытка барлык сатучылар да эш урынында булырга тиеш. Мария апа таныштырганча, инде эш сәгате башлануга ук, күмәртәләп алырга дип килгән халык кереп тула. Базар сәгать көндезге икегә кадәр эшли, әмма кайчан китәсен сатучы үзе карый, кемдер сәгать бердә үк китеп барса, кемдер, киресенчә, өчкә кадәр дә тоткарланырга мөмкин, дип аңлатты Мария апа. Дүшәмбе исә базарның ял көне санала.
«Яңа Тура» ачылгач, Казандагы барлык базарларның да әкренләп бирегә күчеп бетәчәген әйткәннәр иде инде, чөнки быелдан гамәлгә кергән 271 нче номерлы федераль закон буенча, хәзер ачык мәйданнарда сату тыела. Моның иң беренче чиратта Колхоз һәм Вьетнам базары арендаторларына кагылачагы да фаразланды. Шулай булып чыкты да, бүгенге көндә «Яңа Тура»да сату итүчеләрнең күпчелеген Колхоз базарыннан килгән сатучылар алып тора, шулай ук Вьетнам базарыннан күченүчеләр дә бар икән. Кайсы гына сатучыдан сорашсам да, барысы да мондагы шартлардан канәгать. «Иң мөһиме - җылы», - диләр гомер буе урамда өшеп-туңып торырга мәҗбүр булган апалар. Ә монда барысы да уңайлы һәм җиңелчә генә киенеп, рәхәтләнеп эшли. Сатучыларның күбесенең эшли башлаганнарына әле ун көн, ике атна гына. Гыйнвар-февраль айларында әлегә арендага да түләтмиләр. Киләчәктә аның күпме булачагы да төгәл билгеле түгел. Әмма ничек кенә булса да, алга таба бар да монда сату итәргә җыена.
«Яңа Тура»га халык йөрерме?
«Яңа Тура»да сату-алу өчен бөтен шартлар да бар, барам дисәң, автобусы да бушлай. Тик шулай да гади сатып алучы, шул ук олы яшьтәге әби-апаларыбыз анда кадәр барып йөрерләрме икән - менә монысы шик тудыра. Әлегә күпчелек, кызыксынып, беренче тапкыр килә. Әмма бүгенге көндә Казанның һәр урамында зур-зур кибетләр, сәүдә үзәкләре ачылып кына тора һәм шул ук базардагы әйберне теләсә кайсы кибеттән дә алып була бит. Мәшәкате дә азрак, вакытка да экономия. Дөрес, монысы берәмләп ала торган гади сатып алучылар турында. Ә менә күмәртәләп алучыларга «Яңа Тура» менә дигән урындыр, мөгаен. Аның максаты да шул бит: бөтен Идел буенда иң эре күмәртәләп һәм берәмләп сатып алу үзәгенә әйләнү.
Аннары «Яңа Тура»ның әле бер генә павильоны ачылуын да исәпкә алырга кирәктер. Ә бит аның планы киңкырлы. Ул базарлар җыелган урын гына булып калмыйча, монда игътибар гаилә һәм дуслар белән рәхәтләнеп ял итүгә дә юнәлдереләчәк. Киләчәктә биредә туристик проектлар оештыру да, велосипедта йөрү өчен юллар ясау, скейт-парк, кунакханәләр, рестораннар ачу һ.б. күздә тотыла. Технополисның тагын бер аерым проекты - агрокомплекс булдыру. Бу Татарстан фермерларына үз продукцияләрен югары технологияләр ярдәмендә эшкәртергә, сакларга һ.б. зур мөмкинлек бирәчәк. (Дөрес, Казанның үзендә дә Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен агросәнәгать комплексы ачылырга тора.) «Яңа Тура» технополисын төзүнең максаты - базарда сату итүне заманча тәртипкә салу, сатучылар һәм сатып алучылар өчен уңайлы шартлар тудыру; шул ук вакытта Казан базарлары тирәләрендә барлыкка килә торган бөкеләр проблемасын хәл итү, шәһәрне тәртипкә китерү, чистарту һ.б.
Болар «Яңа Тура»да барлыкка киләчәк проектларның, ул хәл итәсе проблемаларның бер өлеше генә. Киләчәктә аның нинди булачагын вакыт күрсәтер... Әлегә биредә уңайлы шартларда барлык гаиләгә кием-салым җыеп кайтырга була.
...Барлык рәтләрне әйләнеп чыгып, янә автобус янына тезелештек. Кемдер ничек буш кул белән килсә, шулай ук чыкты, арада пакет-пакет әйбер алучылар да бар иде үзе. Белмим, ничек шулай туры килгәндер, әмма кире Казанга кайтканда да, алдан сөйләшеп куелган кебек, «Кәҗә бистә»сенә кайта торган автобуста тагын нәкъ 12 кеше иде...
Ә сезгә «Яңа Тура»да ошыймы?
Надежда Морозова, Урман аръягы, сатып алучы:
- Безнең өчен «Яңа Тура» бик тә уңайлы, чөнки безгә ул якын. Бөтен кирәкле киемнәрне, вак-төякне җыеп кайтырга була, кыйммәт тә түгел. Алга таба шунда ияләшеп китәрбез дип уйлыйм. Әмма кайбер автобусларның бездә туктамавы гына борчый.
Лилия Сәлимова, Казан, сатып алучы:
- Зарланырлык түгел үзе. Бүген беренче генә тапкыр килүем. Иркен, тынычлап йөрергә була. Әмма атна саен йөри торган җир түгел инде бу. Монда кадәр килеп йөргәнче, мин шул ук әйберне Казаннан алам. Бүген куртка алырга дип килгән идем, күпме генә карап йөрсәм дә, үземә ошаганын таба алмадым. Бер көнем бушка үтте дигән сүз. Тагын килерменме-юкмы монда - әйтә дә алмыйм. Яңа павильоннар ачылгач, бәлки, тагын бер килеп чыгармын әле. Әмма бер әйбер өчен генә монда йөрергә җыенмыйм.
Комментарийлар