16+

Казан берәү генә: «кул корырлык» гамәлләр кылмыйк

Әби-бабаларыбызның: «Теләсә кая чүп ташлама, агачны сындырма, кулың корыр», – дип кисәтүләре хәтергә нык сеңеп калган.

Казан берәү генә: «кул корырлык» гамәлләр кылмыйк

Әби-бабаларыбызның: «Теләсә кая чүп ташлама, агачны сындырма, кулың корыр», – дип кисәтүләре хәтергә нык сеңеп калган.

Хәзер дә урманда-бакчада шомырт яки миләш ботагына сузылганда, җимешләрне сак кына өзеп алам. Агач сына күрмәсен, берүк!
Урман-күл буенда чүп калдыру да юк, пакетка тутырып кайтабыз. Казанда яшәүче кайбер кешеләр, кызганыч ки, әби-бабай тәрбиясе узмаган, күрәсең.

– Без күп, ә Казан барыбыз өчен дә берәү генә. Шәһәребездә тәртипне һәм чисталыкны сакласак иде, – дип үтенде «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.

Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Дмитрий Кадыкеев куллары «корый» башлаячак предприятиеләргә һәм физик затларга 2566 административ беркетмә тутырылганлыгын, гомум исәптә 49,5 миллион сум штраф салынганлыгын әйтте.
– Казанда 2012 елдан башлап, рөхсәтсез урыннарга чүп түгү очраклары кими бара. Ләкин быел да 43 урында рөхсәтсез чүплек табылды, алар бетерелә. Тагын 23 чүплекне чистартасы калды, – диде Дмитрий Кадыкеев.

«КАПО» җәмгыятенең 15нче бакчачылык ширкәте янында, «Сантос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять территориясенә караган Ямская урамында зур чүплек барлыкка китерелгән. «Киндери» зираты яны чүп­лек мәйданына әверелдерелгән. Зиратлар янына чүп ташлау, машинасы белән аудару шәһәрнең норматив кагыйдәләрен бозу гына түгел, кулың корырлык әхлаксызлык инде, мәгәр.

Чүп контейнерлары мәйданчык­ларында тиешле тәртипне сакламаганнары өчен, «Уют Сервис», «Уңайлы торак», «РАН Сервис», «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компанияләренә, шулай ук Идел буе районы коммуналь оешмасына административ беркетмә тутырылган. «Заречье» идарәче компаниясе һәм «Магнит» кибетләре челтәре тәртип кагыйдәләрен бик еш боза икән.

– Чирәм үскән урынга машина куюның 27 616 очрагы теркәлде. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 24 процентка азрак. Ишегалларын төзекләндерү барышында машиналарны куеп тору өчен өстәмә урыннар ясау ярдәм итә һәм кешеләрдә дә табигатькә җа­вап­лы мөнәсәбәт үсә бара. Ишегалларыннан рөхсәтсез сәүдә корылмалары алдырыла, монысы да мәйданнарны бушата. Ломжа урамындагы күп катлы 2нче йорт ишегалдындагы капиталь булмаган сәүдә корылмасын сүттерү буенча да эш судка бирелде, – диде Дмитрий Кадыкеев.

Казанда үз белдегеңдә теләсә кая реклама корылмасы бастырып куярга яки диварга реклама эләргә ярамый. Башларын «юләргә салган» эшкуарларның һәм учреждениеләрнең 310 реклама корылмасы сүтеп ташланган, 43 милекче үзләренең корылмасына реклама эшчәнлеге рөхсәте булдырып котылган. Суд карарыннан соң «Колизей» комплексының дивары төзекләндерелгән, «Казанка-4» торак-төзелеш кооперативы рөхсәтсез ясаган парковкасын бетергән.

«Казанские окна», «Смарт Медиа», Микрорайон М8», «ЮИТ Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең дә «куллары коруы» ихтимал булган. Шөкер, алар тәүбәгә килгән. Шушы һәм башка оешмалар кисеп аударган агачлар урынына 3711 яңа агач утырткан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading