Реклама
«Большие танцы» проектының ярымфиналында Казан командасы мәскәүлеләр һәм түбәнновгородлылар белән көч сынашты. Нәтиҗәдә безнекеләр көндәшләреннән өстен чыкты.
Татарстан башкаласыннан килгән команда Кристина Агилераның «Show me how you bourlesque» җырына биеде. Биючеләрдән кала анда ике бармен-виртуоз да үз сәләтләрен күрсәтте Жюрида утырган спорт комментаторы Дмитрий Губерниев, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова, телевидение алып баручысы Михаил Зеленский һәм хореограф Евгений Папунаишвили аларның чыгышын бик югары бәяләде. Ирина Винер-Усманова: «Казанлылар бөтен күңелләре һәм йөрәкләре белән биеде», - дип тә билгеләп үтте. Чираттагы этапта казанлылар Майкл Джексонның «Beat it» җырына биеде һәм тагын югары балларны алуга иреште. Шулай итеп, Казан биючеләре финалга чыкты. Төп көндәшләре булган Мәскәү командасы алардан бер баллга калышты. Казан бию башкаласы исемен алу өчен, бер генә адым ясыйсы калды.
27 апрель көнне проектның финалы булачак. Анда казанлылар ярымфиналның икенче җиңүчесе һәм тамашачыларның иң күп смс-тавышларын җыйган команда белән ярышачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз