16+

Казан биючеләре ярымфиналга чыкты

Узган атнаның шимбәсендә «Россия 1» телеканалында «Большие танцы» исемле яңа шоуның беренче ярышы булды. Йөзәр кешедән торган Казан һәм Самара командалары ярымфиналга чыгу һәм Россиянең иң яхшы биюче шәһәре исемен алу өчен көч сынашты. Нәтиҗәдә якташларыбызга уңыш елмайды һәм алар ярымфиналга чыкты.

Казанлыларның беренче чыгышлары Универсиадага багышланган иде. Кызлар һәм егетләр анда спорт ярышларын сәх­нәләштерде. Биюне команданың җитәкчесе - 24 яшьлек Алинә Барилова куйган. Ул катлаулы булса да, безнең команда аны тиешенчә башкарып чыкты. Моны тамашачыларның алкышларыннан да күреп була иде. Моңардан кала, биючеләр тагын өч бию күрсәттеләр.
Якташларыбызның чыгышлары жюри әгъзалары - актриса, режиссер Рената Литвинова, биюче Евгений Папуинашвили, журналист Михаил Зеленский һәм режиссер Андрей Житинкинның күңеленә дә хуш килде, шуңа да алар балларны самаралыларга караганда күбрәк куйды. Нәтиҗәдә казанлылар - 78, ә самаралылар 69 балл җыйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading