16+

Казан читендәге җирләрне «урлаганнар»

Ел ахырына Химическая урамындагы көнкүреш калдыклары полигонының икенче картасын файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Казан читендәге җирләрне «урлаганнар»

Ел ахырына Химическая урамындагы көнкүреш калдыклары полигонының икенче картасын файдалануга тапшыру планлаштырылган.

«Чиста шәһәр» программасы кысаларында, Казанда чүпләрне төяү-бушату өчен ике яңа станция төзелде. Химическая урамында полигон сафка бастырылды, корылма экология таләпләренә җавап бирә. Шулай ук «Восточный» полигоны эшли башлады. Ләкин Химическая урамындагы полигонның беренче картасы (чокыр) тулган, аңа чүп бушату туктатылган.

«ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Андрей Юрченков сөйләгәнчә, полигонда икенче чокыр казылган. Чокыр төбенә, сыекча грунт суларына сеңмәсен өчен геотекстиль һәм геомембрана белән түшәлгән.
Полигонның мәйданы – 23 гектар, ә санитар зонасы белән бергә – 150 гектар. Сыйдырышлылыгы – 2 миллион 885 кубометр. Бу күләм алты ел вакытка исәпләнелгән, димәк, алты елдан чокыр чүп белән тулачак, дигән сүз.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, «Восточный» полигонының беренче чокыры да инде ике елдан тула.
– Калдыкларны төрләренә аерып җыю мөһим, – диде Искәндәр Гыйниятуллин. – Әгәр чүпне гадәттәгечә туплау дәвам ителсә, Казан өчен тагын 900 гектарлы полигон кирәк.

Химическая урамы, 33 адресындагы полигонны Казан мэры Илсур Метшин карап чыкты. Ул полигоннарның чүп-чар белән бик тиз тулуына борчылуын белдерде.
– Хәзергә бердәнбер чишелеш – калдыкларны төрләренә аерып җыю. Калдыклар күбрәк икенчел эшкәртүгә китсен, ә полигоннарга чыгарырга азрак чүп калсын, – диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы мәсьәләне чишүнең икенче юлын «нулевой» күмүдә күрә. Бу – көнкүреш калдыкларын тулысынча икенчел чимал, энергия чыганагы буларак кабат куллану.
– Казан читендә чүп түгү өчен болай да 23 гектар җир «урланган», – дип фикерләре белән уртаклашуны дәвам итте мэр Илсур Метшин. – Безне инде чүп полигоннары колачлап алды. Калдыкларны шәһәрдән ераккарак чыгара башласак, күршеләр бер дә шат булмас. Шунлыктан, киләчәк көн бурычы – «нулевой» күмүгә ирешү.

Мэр Илсур Метшин чүпләрне төрләренә аерып җыюга нык әһәмият бирергә чакырды. «Казанлыларны, яшьләрне, балаларны шушы эшкә күнектерергә кирәк», – диде ул.
Казанның Авиатөзелеш районында быелның августыннан күп фатирлы йортлар яннарында көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю буенча сынау старт алды. Чүпләр салу өчен 109 мәйданчык оештырылды, аларга махсус 428 контейнер куелды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading