16+

«Казан эшмәкәрлек рухы белән сугарылырга тиеш»

Казан шәһәренең икенче чакырылыш Думасы ХХХII сессиясен уздырды.

«Казан эшмәкәрлек рухы белән сугарылырга тиеш»

Казан шәһәренең икенче чакырылыш Думасы ХХХII сессиясен уздырды.

Башкала мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендә узган сессиядә депутатлар каралышына 17 мәсьәлә тәкъдим ителде. Аерым алганда, сессиядә Казанда кече һәм урта эшкуарлык үсешенә булышу, башкалада туристлык үсеше перспективалары мәсьәләсе күтәрелде. Казанда уңайлыклар булдыру кагыйдәләренә, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр һәм шәһәр Думасы тарафыннан элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертүгә кагылышлылары да ХХХII сессиянең көн тәртибенә куелган иде.
Сессиядә башкалада туристлык үсеше перспективалары мәсьәләсе кузгатылгач, Казандагы кунакханәләрнең 10 проценты гына классификациягә ия икәнлеге билгеле булды. Шәһәрдә туристлыкны үстерү буенча 2014 һәм аннан соңгы елларга яңа программа эшләп кабул итү тәкъдим ителде. Туристлык базары ихтыяҗлары үзгәреп торуын исәпкә алып, ел саен, бюджет формалашканда, әлеге программаны гамәлгә ашыруга акча бүлеп бирү кирәклегенә басым ясалды. Депутатлар туристлыкның елга, спорт, ял көне туристлыгы юнәлешләрен үстерү яклы. Шулай ук туристларны изге урыннарга җәлеп итү дә өстенлекле юнәлеш дип саный алар. Сессиядә туристлар узасы юллар тирәсендә шәһәр чите бистәләрен тәртипкә китерү кирәклеге турында да сүз булды. 2014-2016 елларга Казанда кече һәм урта бизнеска ярдәм программасы әзерләнә. Бу юнәлештә Казанда 2011-2013 елларга кабул ителгән программа гамәлдә иде. Әлеге программа гамәлдә булган вакытта кече предприятиеләр саны 18,9 процентка арткан. Шушы ел башына Казанда 56,2 мең кече һәм урта бизнес субъекты һәм шәхси эшмәкәр исәпләнә. Бер ел элек бу сан 63,7 мең булган. Депутатлар игътибарны әлеге тискәре күренешкә юнәлтте. Казан мэры Илсур Метшин да, Казан эшмәкәрлек рухы белән сугарылган булырга тиеш, дигән фикер белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading