16+

Казан – Кемер арасы, ерак түгел барасы

Төрекләр туристларны, аеруча татарларны бик яраталар. Базарга барсаң да, «татарам – даром» дип такмаклап торалар, экскурсияләрне дә очсызрак бәядән тәкъдим итәләр, кибетләрдә төрле тәм-томнар, карбыз, чәй белән сыйлыйлар.

Казан – Кемер арасы, ерак түгел барасы

Төрекләр туристларны, аеруча татарларны бик яраталар. Базарга барсаң да, «татарам – даром» дип такмаклап торалар, экскурсияләрне дә очсызрак бәядән тәкъдим итәләр, кибетләрдә төрле тәм-томнар, карбыз, чәй белән сыйлыйлар.

Бездә халыкның күбесе чит илдә ял итү өчен Төркияне сайлый. Урта диңгез отельерлары ассоциациясеннән алынган мәгълүматлар буенча, былтыр гына да Анталия курортларында Россиядән 4,65 миллион кеше ял иткән.

Ә төрекләр туризмның нәрсә икәнен яхшы белә: кунакларны каршы алу, туристларны җәлеп итү, экскурсияләр уздыру, кунакханәдә хезмәт күрсәтү – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Татар икәнлегеңне белсәләр, төрекләрнең туганына ук әйләнәсең. Быел без дә гаиләбез белән Төркиядә ял итеп кайттык. Сәяхәтебез Анталиядә беренче тапкыр узган Сабан туена туры килде. Бәйрәмдә Төркиядә яшәүче татарлар белән аралаштык.

«Татарам – даром»

Төркиягә үз юлы белән баручылар да бар, әмма беренче тапкыр чит илгә җыенган кеше туристик оператор аша барса ышанычлырак. Туристлык агентлыгы хезмәткәрләре аэропортта каршы ала, кунакханәгә озатып куя, барысын да бәйнә-бәйнә аңлата. Төркиядә ял итү бер кешегә уртача 25-30 мең сумнан башлана. Бу суммага очкычка билетлар, яшәү, ашау бәясе дә кергән. Ара да ерак түгел. Казаннан Анталиягә 3,5 сәгатьтә барып җитәргә була. Без ял иткән Кемерга Анталиядән күп дигәндә бер сәгатьлек юл. Бик уңайлы, кечкенә шәһәр.Үзәктәге ап-ак сәгать манарасы Казан Кремлен хәтерләтә. Төркиядә һәр шәһәрнең җиләк-җимеш белән бәйле символы бар, Кемерныкы – алтын әфлисун.

Төркиянең иң зур шәһәре 20 миллионга якын халкы булган Истанбул каласы саналса да, ул илнең башкаласы түгел. Башкала – Әнкара шәһәре. VII гасырларда ук нигез салынган Кече Азиянең иң борынгы калаларының берсе ул. Анталия туризм иң алга киткән шәһәрләрнең берсе булып санала. Анда кыш булмый, диңгез декабрь аенда да җылы. Гомумән, җәйге айларда Төркиядә бик эссе. Былтыр Анталиядә һава торышы 45,4 градуска кадәр күтәрелеп рекорд теркәлгән булган. Эсседән качып, кайбер кешеләр җәен тауларга күченә. Гейнюк бистәсе тирәсендәге Торос тауларында кечкенә генә бер авыл бар. Анда ике гаилә яши. Кәҗәләр тоталар, үрдәкләр асрыйлар. Шул авылдан 84 яшьлек бер әби таулар арасында да кәсеп итү ысулын тапкан. Меңьеллык платан агачы төбенә чыгып баса да бер долларга туристларны ишәгенә утыртып йөртә.
Төркиядә экскурсияләр җитәрлек. Бәяләрен дә арзан димәс идем. Илгә килеп төшүгә, туристларны хамамга кодалыйлар. Имеш, бары шуннан соң гына тән тигез кызыначак, арыганлык бетәчәк. Төрек мунчасында юынып чыгу 15 доллар тирәсе. Дөресрәге, анда сине төрекләр үзләре юындыра, күбеккә батыра, коендыра. Анталиядән Истанбулга очкыч белән бер көнгә барып кайту бер кешегә якынча 12 мең сум. Кунакханәдә экскурсия тәкъдим итүче оешмаларда бәяләр ике тапкырга кыйммәтрәк.

Төркиядә төп акча лира, шулай ук доллар, евро, хәтта безнең сумнарны да кабул итәләр. Карточка белән дә түләргә була. Базарда лира белән түләү отышлырак. Долларны лирага алыштырырга уйласагыз, башта курсның суммасы белән танышырга иренмәгез, чөнки төрле банкта бәяләр төрлечә. Безнең акчаларга әйләндергәндә, бер лира 13-14 сум тирәсе. Сбербанк картасы белән махсус банклардан сумнарны үзеңә кирәкле валютага алыштырып була. Тагын бер хәйләкәр, шул ук вакытта отышлы алым: Төркиядәге популяр «Вайкики» кибетенә керәсең дә очсыз гына товарыңа иң зур акчаңны сузасың. Акчаны лирада кайтарачаклар.
Әйткәнемчә, төрекләр туристларны, аеруча татарларны бик яраталар. Базарга барсаң да, «татарам – даром» дип такмаклап торалар, экскурсияләрне дә очсызрак бәядән тәкъдим итәләр, кибетләрдә төрле тәм-томнар, карбыз, чәй белән сыйлыйлар.

Бензин кыйммәт, кайнар су бушка

Чәй дигәннән, бу мәсьәләдә төрекләр татарлардан бер дә калышмый. Көн дәвамында урам чатларында, базарларда чәй эчә алар. Бу үзенә күрә бер гадәт. Кечкенә генә, үтә күренмәле пыяла чынаякларны «бардаклар» дип йөртәләр. Төрекләрнең яраткан ризыклары – гүзләмә. Ул безнең кыстыбыйны хәтерләтә. Камыр эченә бәрәңгедән тыш сыр, шикәр сибеп тә пешерәләр. Шулай ук әйрән дә популяр. Ашауга килгәндә, Төркиягә барган кешегә ябыгырга бик авыр. «Все включено» системасы, «швед өстәле», татлы пәхләвәләр үзенекен итә. Ризыкның төрлелегеннән күзләр камаша. Шулай да тугыз көн дәвамында үзебезнең токмачлы ашыбызны, өчпочмакларыбызны сагынырга өлгердем. Төрекләр күбрәк куе ашларга өстенлек бирәләр.

Шәһәрләрдә азык-төлек, кием-салым базарлары аерым көннәрдә генә була. Төрекләрдә сатулаша белү – үзе бер сәнгать. Беренче бәя белән һич кенә дә килешергә ярамый. 50 процентка ук төшермәсәләр дә, «Тура» базарындагы Төркиядән кайтартылган шул ук футболкаларны анда 300-400 сумга арзангаракка алырга була. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттек: төрекләр күз тиюдән бик саклана. Бөтен җирдә зәңгәр күз формасындагы амулет куелган. Назар-бонджук дип йөртәләр аны. Безгә дә сувенирлар кибетенә кергәч, сәйләннәрдән шул күз кушылып тезелгән беләзек бүләк иттеләр.


Төркиядә иң популяр һөнәрләр: табиб, укытучы, полиция хезмәткәре. Аларның уртача хезмәт хаклары 1000 доллар, ягъни 60-65 мең сум тирәсе. Соңгы елларда футбол уйнарга теләүчеләр дә арткан, ди. Сүз уңаеннан, Кемерның паркларында спорт белән шөгыльләнүче, туп тибүче яшьләр күп. Иң аз хезмәт хакы 400 доллар тирәсе –25 мең сум. Аның каравы Төркиядә бензин бик кыйммәт, бездәге белән чагыштырганда, өч тапкырга диярлек югары. Шуңа да күпләр электрга көйләнгән мотоциклларда йөри. Алар аны моболет, мотолюкс дип тә атыйлар. Берничә кеше сыйдырышлы, артта багаж кую урыны да булган матайларны Кытайдан кайтартканнар. Паркларда алар өчен ток җыя торган махсус урыннар да бар. Туристлар мотолюксларны арендага алып та тора ала. Җылы якта кайнар су бушлай. Йорт түбәләренә куелган махсус җайланмалар ярдәмендә 15 минутта су тәүлек буена җитәрлек җылына. Кемерда йортлар тәбәнәк. Мәчет манарасыннан да биегрәк итеп салырга рөхсәт ителмәгәнгә шулай, диделәр төрекләр. Тагын бер кызык нәрсә: кайбер фатирларның балконнарында Төркия флагы эленеп тора. Баксаң, бу гаиләдән берәүнең армиядә хезмәт итүен аңлата икән. Хәрби хезмәткә егетләр җитди карый. Хәрби билетны сатып алу мөмкинлеге дә бар. Бу очракта кыска вакыт эчендә хәрби курслар узасың да армиягә барып тормыйсың. Тик сугыш башланган очракта, андыйларны беренче чиратта алалар.

Төркия татарлары

Төркиядә ничә татар яшәвен Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин да төгәл генә әйтә алмады. Якынча 50 меңгә якын татар бар дип фаразлана. Иске Шәһәрдә, Истанбул, Әнкара, Измир кебек шәһәрләрдә татар җәмгыятьләре эшли. Күптән түгел Анталия татарлары берлеге барлыкка килгән. Әйткәнемчә, быел беренче тапкыр Сабан туе да оештырганнар.Тиздән Корбан гаете уздырырга ниятлиләр.
Иске Шәһәрдә яшәүче Вахит Ирдән, гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирәбез, ди. Төркиягә татарларның килеп урнашуын тасвирлаган, татарның милли ашларын, җырларын, такмакларын туплаган китап та бастырган.

– Төркиягә татарлар 1890 елларда ук Казан, Самара, Оренбург якларыннан килеп урнашып, Османия авылын төзегән. Хәзер дә бездә меңләгән Казан татарлары яши. Без бер-беребез белән һәрчак элемтәдә торабыз. Тумышы белән Татарстанның Арча районыннан Фәнис Зыялы, мәсәлән, татарларга гел ярдәм кулы суза. Шөкер, хәзер интернет, социаль челтәрләр бар. Аралашу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Татар телебезне ничек тә сакларга тырышабыз. Махсус курслар булдырабыз, – ди Вахит Ирдән.


Анталиянең Коньяалты районы хакимияте каршында чит ил кешеләре эшләре буенча совет рәисе Оксана Назарова, киләчәктә Анталиядә татар-рус-башкорт мәдәни агарту үзәге ачарга да уйлыйбыз, ди.

Соңгы елларда Төркиягә күченеп китүче татарлар шактый. Әнә Татарстанның Әлки районыннан Гөлсинә Морадимованың туганы Халидә апа өч ел Анталиядә яши. Гөлсинә апа ел саен диярлек аның янына кунакка килә. Бу юлы Сабан туена дип махсус әзерләнгән алар. Татарның милли ризыкларын: гөбәдиясен, чәк-чәген, татлы бәлешләрен, кыстыбыен да пешергәннәр иде. Экскурсия вакытында танышкан Чаллыдан Надия апа да киләсе елга Төркиядә фатир сатып алырга җыена. «Кредитларны белештем. Еллык ставкалары да артык зур түгел. Фатирлары да кыйммәт димәс идем. Миллион ярым сумга да алырга була. Пенсиягә чыккач, җылы якларга, диңгез буена оныкларым белән барып яшәргә исәп», – ди ул.

Татарстан белән Төркия арасы тора-бара әнә шулай тагын да якынаер, мөгаен. Серле ак диңгезе, мәһабәт таулары белән хозурланырга, кичке моңлы азан тавышларын тыңларга кунакчыл Төркиягә кабат барырга язсын.

Төркия

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading