10.00 сәгатьтә Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар өчен «Иске парк хәзинәләре» («Сокровища старого парка») бәйрәме оештырыла. Анда спорт буенча юлтабыш (спортивное ориентирование), кече-футбол, баскетбол һәм җиңел атлетика бәйгеләре дә үткәрелә. (0+)
10.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда «Мәдәниятләр бизәкләре» («Мозаика культур») республикакүләм этно-конфессиональ фестиваль башлана. Халык-сәнгать промыселе әйберләре, республикабызда яшәүче халыкларның фольклор һәм музыка иҗаты тәкъдим ителә. Шул ук вакытта биредә Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале дә була. (6+)
20.00 сәгатьтә Игенчеләр Сарае каршындагы мәйданда ачык һавада «Казан көзе» опера фестивале. Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясый. (0+)
22.00 сәгатьтә бәйрәм программасы Казансу елгасы өстендә салют белән йомгаклана.
Комментарийлар