16+

Казан кызы балалар «Евровидение»сендә

Быел балалар «Евровидение»сендә Россия данын Казан кызы Даяна Кириллова яклаячак. 11 нче тапкыр үткәрелә торган бәйге 30 ноябрьдә Киевта уза.

Казан кызы балалар «Евровидение»сендә

Быел балалар «Евровидение»сендә Россия данын Казан кызы Даяна Кириллова яклаячак. 11 нче тапкыр үткәрелә торган бәйге 30 ноябрьдә Киевта уза.

10 яшьлек Даяна 177 нче мәктәпнең 4 нче сыйныфында укый. Яшь җырчы узган елны да «Евровидение»нең сайлап алу турында катнашып, икенче урынны алган иде. Быел исә ул июнь башында Мәскәүдә булган сайлап алу турында, 12,19 балл җыеп, беренче урынга чыкты. «Татар-Информ»да оештырылган матбугат конференциясендә Даянаның әнисе Вероника Кириллова, Мәскәүдә узган бәйгедә җырчылар бик көчле иде, дип билгеләп үтте. Анда шулай ук Даяна Кириллованың укытучысы Элеонора Калашникова да килгән иде. Даяна инде 4 яшеннән бирле әлеге укытучыда белем ала, «Барби-Коктейль» ансамблендә җырлый. Ул - бик күп халыкара һәм Бөтенроссия, республикакүләм бәйгеләр лауреаты, «Детская новая волна», «Славянский базар» проектларында катнашкан. Даяна бәйгедә Мәскәү композиторлары тарафыннан язылган «Мечтай» җыры белән чыгыш ясаячак. Укытучысының сүзләре буенча, чыгышны тагын да матурлау һәм камилләштерү өстендә «Россия» каналы, режиссерлар - тулы бер команда эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading