16+

Казан мәктәпләре бушап калды

Татарстанда көннәр суытты. Бу атнада температура шактый түбән булу сәбәпле, күп кенә укучылар дәресләргә йөрми.

Казан мәктәпләре бушап калды

Татарстанда көннәр суытты. Бу атнада температура шактый түбән булу сәбәпле, күп кенә укучылар дәресләргә йөрми.

Искәртеп узабыз, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча, 25 градус салкын булган очракта, шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен, ә 27 градус салкында - 5-9 нчы сыйныфлар, 32 градус салкында өлкән сыйныфлар өчен дәресләр үткәрелми.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова аңлатма биргәнчә, ата-аналар, бу тәкъдимнәргә таянып, баланы мәктәпкә илтү яки илтмәү турында карар кабул итә. «Әгәр баланы мәктәпкә китерәләр икән, аны кире өенә кайтармыйлар», - дип билгеләп үтте А.Мөхәммәтова.
Казан мәктәпләрендә бу каты суыкларда мәктәпкә йөрүче укучылар саны шактый кимүен расладылар. Ә мәктәпкә килгән укучылар өчен уку процессы гадәти режимда уза.
Суык булу сәбәпле, электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр дә көчәйтелгән режимда эшли. Белгечләр бәяләвенчә, энергия системасы түбән температурага чыдамлы. Электрүткәргечләр, һава температурасы кинәт күтәрелеп, нуль аша узып, термометрның уңай билгесендә тукталган очракта өзелергә мөмкин. Андый чакта электр чыбыкларына кар һәм боз ката, бу үткәргечләрне авырайта һәм электр үткәрү линияләрен өзүгә китерергә мөмкин.
Мондый салкын көннәрдә электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр тәүлек буе эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading