Шәһри Казан

31 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 31 гыйнвар 2014 - 07:23
    Дару эчмә...
    Табиблар антибиотикларны төрле очракларда билгели. Авыруның җиңел формасы булганда, даруны табигый антибиотиклар белән дә алыштырырга була. Менә аларның иң популярлары: 1. Тома балавыз. Аны икенче төрле умарта корты даруы дип тә атыйлар. Аның составында флавоноидлар, эфир майлары, органик кислоталар, минераллар һәм микроэлементлар бар. «Корт» антибиотигы организм күзәнәкләрендә матдәләр алмашын тизләтә....
    523
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 07:21
    Шәфәгать иң якын дусларын җыйды
    Салкын кышкы кичләрнең берсендә филармония залында халкыбызның яраткан баянчысы, композитор һәм башкаручы - Азнакай егете Шәфәгать Салиховның юбилей концерты шаулап-гөрләп узды. (Ул 35 ел сәхнәдә.) Шәфәгатьнең кичәне халыкчан, йөрәкләргә үтеп керерлек, җаннарыбызны уятырлык моңлы җыр белән башлап җибәрүе залдагы бар тамашачыны сихри дөньяга алып керде. Музыкант юбилеена дусларының иң талантлыларын...
    612
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 07:20
    Казан мәктәпләре бушап калды
    Татарстанда көннәр суытты. Бу атнада температура шактый түбән булу сәбәпле, күп кенә укучылар дәресләргә йөрми.
    490
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 07:18
    Салкында машинаң ял итсен
    «Машинамны кабыза алмадым бүген. Эшкә җәмәгать транспортында килергә туры килде. Җитмәсә, атна ахырында авылга кайтырга кирәк иде, булмас, ахры. Бу суыкта юлда ватылып калудан Алла сакласын».
    473
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 07:08
    Хайваннарда котыру авыруы киң таралган
    Соңгы биш елда Татарстан Республикасы, хайваннарның котыру авыруы буенча, Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Котыру авыруы республиканың 40 районында теркәлгән.
    513
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 07:06
    Кабан күле буйлары да төзекләндереләчәк
    Башкалада тарихи-архитектура әһәмияткә ия 523 бина бар. Казанда узган ел үткәрелгән Универсиадага әзерлек кысаларында, 200 бина төзекләндерелде, шуларның 88е - тарихи-архитектура һәйкәле.
    462
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 07:04
    Күңел җылым – хатларда...
    Тимердән ясау кирәк Казан соңгы ун елда күзгә күренеп зурайды, матурланды. Шәһәрнең җәмәгать транспорты эшчәнлеге дә күпкә уңайланды. Тик транспорт тукталышларының күбесендә җилдән, яңгырдан ышыклану өчен яхшы корылмалар эшләнмәде. Элекке елларда һәр тукталышта диярлек тимердән нык итеп эшләнгән корылмалар бар иде. Аларны, заманча түгел, дип сүтеп, пыяладан гына «алачык» әсәртәсе...
    0
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 06:59
    Хыялларны максат итеп яши
    Көләч, сөйкемле, көчле ихтыярлы, сынмас рухлы һәм искиткеч шигырьләр авторы Лилия Сәлахетдинова белән танышып аралашу хыялым иде. Ни өчен дисезме? Беренче группа инвалид булуына карамастан, елап ятмый, замана белән бергә атлый, сәламәт кешеләрдәй елмаеп, дөньяга шатлык өләшеп яшәргә тырыша ул. Ниһаять, аның белән очрашып әңгәмә күрү ниятем чынлыкка ашты.
    754
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 06:58
    Мөмкинлекләре чикләнгән кызның чиксез иҗат дөньясы
    Лилия Сәлахетдинова тормышны башкаларга караганда күпкә сизгеррәк кабул итә һәм шул кичерешләрен шигырьгә сала. Күл Черкене мәдәният йортында аның «Күңелем көндәлеге» дип аталган җыентыгын тәкъдир итү кичәсе зурлап үткәрелде.
    513
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 06:56
    «Нур»лылар аклык алып килде
    Кышның зәмһәрир суыкларында Башкортстанның «Нур» театры үзләренең романтик рухтагы дәртле уеннары белән Казан тамашачысының күңелен пакьләндерды, аклык бүләк итте.
    460
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2014 - 06:54
    Безнең Суык бабай «аномаль» сүзен белми!
    Зарланмыйбыз - Аллага шөкер, безгә дә чын кыш килде! Алайса печтер-печтер пычрак кар суы ерып йөрүләр җелеккә үткән иде инде: кышы - кыш, язы - яз, җәе җәй булганда да кадерле бит ул табигатьнең ел фасыллары. Карга шыгыр-шыгыр басып, борының һәм бит очларың кура җиләге төсенә кергәнче туңып та алмаса,...
    620
    0
    0
Реклама