16+

Казан Сабан туе мәйданга дәшә

Бу атнаның шимбәсендә – 23 июньдә, татар халкының милли бәйрәме Казанда үткәреләчәк.

Казан Сабан туе мәйданга дәшә

Бу атнаның шимбәсендә – 23 июньдә, татар халкының милли бәйрәме Казанда үткәреләчәк.

Узган атнада республика авыл-районнарында Сабан туйлары узган иде. Бу атнаның шимбәсендә – 23 июньдә, татар халкының милли бәйрәме Казанда үткәреләчәк. Ул шәһәрнең ике мәйданчыгында – Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күленең урман зонасында үтәчәк.

– Сабантуй – Казанның визит карточкасы гына түгел, буыннарны бәйли торган бәйрәм. Кунакларны, шәһәрлеләрне һәрвакыт көтеп калабыз. Аккош күлләрен торгызгач, Сабан туен яңадан шунда уздырыр­га шатбыз, – диде әлеге уңайдан Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итүенчә, бәйрәм ике мәйданчыкта да сәгать 9.30да башлана. Бәйрәмдә концерт программасы һәм милли уеннар булачак, көрәш мәйданында Казанның һәм Татарстанның иң көчле батырлары бил алышачак. Җиңүчеләрне барлык авырлык категорияләрендә билгеләячәкләр. Шулай ук турнирның абсолют батыры билгеләнәчәк, аңа традицион бүләк – тәкә һәм автомобиль биреләчәк.

Спорт мәйданчыкларында 15 милли бәйге узачак. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары өчен балалар программасы да әзерләнгән.
Моннан кала, Сабан туен бәйрәм итү мәйданчыкларында муниципаль районнар белән берлектә авыл җирлекләре йортлары оештырылачак, алар татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырачак. Аларда районнарның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Сабантуйның һәр мәйданчыгында сәүдә нокталары һәм җәйге кафелар оештырыла.
Сабантуй мәйданчыклары якынча 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Төштән соң бәйрәм чаралары Казан ипподромы территориясендә дәвам итәчәк дип планлаштырыла. Анда традицион ат спорты ярышлары узачак. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана һәм концерт программасы белән үрелеп барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading