16+

Казан юлларына 8 миллиард сум акча сибәчәкләр

Планда каралганча, 123 километр озынлыктагы 2,2 миллион квадрат метр мәйданга яңа асфальт түшәү ниятләнелә.

Казан юлларына 8 миллиард сум акча сибәчәкләр

Планда каралганча, 123 километр озынлыктагы 2,2 миллион квадрат метр мәйданга яңа асфальт түшәү ниятләнелә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Юл эшләренә Универсиада чыганаклары һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге мөмкинлек тудырды», - дип әйтеп үткән иде.
Казан урамнары юлларын төзекләндерүгә билгеләнгән гомумбюджет - 8 миллиард сум чамасы. Аның күбесе, Универсиадага әзерлек кысаларында, федераль үзәктән күчерелгән, ә 2 миллиард сум республика бюджетыннан бирелгән. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында мэрның беренче урынбасары Иршат Минкин, шәһәрнең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов, «Татдорпроект» институты генераль директоры Елена Пановская башкарылачак эшләр белән таныштырдылар.
Казанның зур боҗра юлын төзү-төзекләндерү ахырына җиткереләчәк: Ямашев һәм Җиңү проспектларын да кертеп, Декабристлар урамыннан Оренбург трактына кадәрге арадагы юл яңартылачак. Мамадыш тракты һәм Подлужная урамы юлын үзгәртеп төзү быел тәмамланачак. Копылов һәм ТЭЦ урамнары юлларында эшләр дәвам итә. Сибгат Хәким урамында ике урында юл өлешләре төзеп бетереләчәк. Нәтиҗәдә әлеге урам юлы Казансу яры буенча Миллениум күпере белән Ленин дамбасын тоташтырачак. Миллениум күпереннән төшкән тагын бер өстәмә юл Көрәш сарае (Дворец Единоборств) янәшәсеннән узып, Сибгат Хәким урамын Әмирхан урамына ялгаячак. Өченче транспорт дамбасында юлның бер тармагы, күпер астыннан үтеп, яңа футбол стадионына тоташачак. Танк боҗрасыннан Пушкин урамына (Казан дәүләт финанс-икътисад институты тирәсенә) яңа юл сузу эшләре бара. Серов урамындагы юл шулай ук төзеп бетереләчәк.
59 урам юлы капиталь төзекләндереләчәк. Әлеге исемлеккә Вишневский, Декабристлар, Чистай, Пушкин, Татарстан, Даурия, Һади Такташ, Сул як Болак, Уң як Болак, Мәскәү, Чернышевский, Сәлимҗанов, Павлюхин, Горький һәм башка урамнар керә. Тукай урамында яңгыр сулары агу челтәре дә төзеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading