Шәһри Казан

Казан юлларында тәгәрмәчең генә түгел, башың да төшеп калырлык

Башкала урамындагы чокырда бу язда автобус кадәр автобусның арткы ике тәгәрмәче кубарылып чыкты.

Җиңел автомобильләрнең ватылу очраклары инде гадәти күренеш. Мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев мәгълүмат биргәнчә, урам юлларындагы чокыр-чакырларның 60 проценты ямалган. Әмма яңгыр яуганда башкарылганлыктан, эшләрнең күбесе сыйфатсыз. Казанда 22 урам юлы гына беркадәр әйбәт, калганнары тоташ чокыр-чакыр. Мэр Илсур Метшин: «Мәскәүдә урам юлларына 3 ел саен капиталь ремонт ясала, Казанда бу 6 елга бер мәртәбә генә билгеләнгән. Чокыр-чакырларны ямап кына мәсьәләне чишеп булмаячак, чөнки күпчелек урамнарның юллары «үлде», - диде. «Җаннары чыкканнар» исемлегендәге Чистай һәм Тукай урамнары, Көньяк трасса юлларына май аенда капиталь төзекләндерү башланачак. Юлларга колачлы төзекләндерүләр үткәрү өчен, шәһәрнең акчасы юк. Казан республика бюджетыннан финанс ярдәменә өметләнә. Мэр Илсур Метшин юл төзү-төзекләндерү оешмаларының акрын кыймылдауларына, куелган бурычны вакытында үтәмәүләренә кискен ризасызлык белдерде: «Юл-транспорт чишелешләре төзелешләре территориясендә убылган урыннарны, борылышлардагы чокыр-чакырларны бетерергә кушылды. Бер атна узды, ә эш эшләнми, чокырлар шул килеш тора бирә. Штрафларны төзелеш оешмасына салмагыз, алар аны барыбер бюджеттан түли, штрафны оешма җитәкчеләренә сала башлагыз».
Мэр шулай ук Ямашев проспектының Әмирхан һәм Адоратский урамнары белән киселешләрендә төзелгән җир асты юл кичүләренә карата да шикаятьләр керүен әйтте. Адоратский урамы турысындагы кичүнең түшәменнән су ага, ә Әмирхан урамындагы кичүне яңгыр-кар сулары баса. Шәһәр башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов әлеге кимчелекләрнең май аенда бетереләчәгенә ышандырды.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: